Йорт алды территориясе идарә итүче оешманың җаваплылык зонасы булып тора. Ул тротуарларны, сукмакларны, баскычларны,
ишегалдындагы юлларны, парковкаларны чистартырга һәм бозларны җимерергә тиеш. Идарә итүче компания карны өеп кенә куярга түгел, ә аны читкә дә чыгарырга тиеш.
Шәһәр юлларын, тротуарлар һәм автобус тукталышларын кардан чистарту өчен Октябрьскийның коммуналь хезмәтләре җавап тота.
Кибет, кафе, бизнес-үзәк һәм эшмәкәрләрнең башка төрле предприятиеләре белән янәшә урнашкан территорияләрнең төзеклеген милекчеләр яки арендаторлар тәэмин итә.
Мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, хастаханәләрнең чисталыгы һәм куркынычсызлыгы өчен учреждение идарәсе җаваплы.
Бактың исә тирә-якны кардан арындыруның үз лимиты да бар икән: коммуналь хезмәтләргә кар җыюга 3-12 сәгать, юл өлешендәге бозны бетерүгә 4-12 сәгать, җәяүлеләр юлларын чистартырга 12-24 сәгать вакыт бирелә. Бина кыекларындагы боз сөнгеләрен алар барлыкка килгән саен юк итү зарур.
Карны чистартмау яки сыйфатсыз чистарту, аяк астындагы бозлавык турында шикаятьне дөрес адреска юлларга кирәк. Проблемалы урыннарны фотога төшерегез һәм җаваплы инстанциягә мөрәҗәгать итегез.
Әгәр проблема ихатада булса, үз идарә компаниягезгә хәбәр итегез. «Госуслуги. Дом» электрон порталыннан да файдаланырга була.