Путин искәрткәнчә, Христосны еш кына коткаручы дип атыйлар, чөнки ул җир йөзенә барлык кешеләрне азат итү өчен килгән.
Владимир Путин ассызыклаганча, сугышчылар «Ходай кушуы буенча нәкъ менә шушы миссияне үти — Ватанны саклау һәм аның халкын коткару».
«Русиягә барлык вакытларда да үз сугышчыларына Ходай кушуы буенча шушы изге миссияне үтәүче кешеләргә караган кебек карадылар», — дип билгеләде Путин.
Президент белдергәнчә, православ христианнар белән бергә уртак шатлыкны башка конфессияләр вәкилләре дә уртаклаша. «Чөнки, билгеле булганча, җиңү һәрвакыт барысына да берәү», - дип нәтиҗә ясады Русия лидеры.
Чыганак: «Кызыл таң»
Фото: Виталий Аньков / РИА Новости