Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең халык уен кораллары милли оркестры артисты Гөлнара Нәзиуллинага мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «РФнең атказанган артисты» исеме бирелде.
Ветеринария өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Хәйбулла район ветеринария станциясе начальнигы Ишмурза Баймурзин «РФнең атказанган ветеринария табибы» исеме белән бүләкләнде.
Азык-төлек индустриясе өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Чишмә май-экстракция заводы» җәмгыяте генераль директоры Айдар Якуповка «Азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Источник: «Башинформ»