Барлык яңалыклар
Новости
23 декабрь 2025, 09:58

Тернәкләнү өчен зур ярдәм

«Ватанны саклаучылар» фонды Октябрьскийдан СВО ветераны Артур Нәҗмиевка яңа автомобиль ачкычлары тапшырды.

Тернәкләнү өчен зур ярдәм
Тернәкләнү өчен зур ярдәм

Махсус хәрби операция ветераны авыр җәрәхәт алган. Икенче төркем инвалиды «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.


Машина ачкычларын аңа «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе урынбасары Сергей Усманов тапшырды. «Бу очракта автомобиль ярдәм чарасы түгел, ә реабилитация чарасы булып тора: аның белән ике аягы да ампутацияләгән СВО ветераннары һәм бары тик кресло-коляскаларда гына йөрүче инвалидлар тәэмин ителә», - дип сөйләде фондның социаль координаторы Венера Кречетова.


Артур Нәҗмиев 2023 елның июленнән «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы озатуында тора. Венера Әхәт кызы ярдәме белән яугирнең торак бинасы җайлаштырылган, тернәкләндерүнең техник чаралары рәсмиләштерелгән. Ветеран шулай ук яңадан укулар узган һәм кул белән идарә ителә торган автомобиль белән идарә итү хокукына машина йөртү таныклыгы алган.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:
Читайте нас