Барлык яңалыклар
Новости
19 декабрь 2025, 09:24

Җиңел акча судка илтә

19 яшьлек Октябрьский студенты «дропперлык»та, ягъни үз банк исәбен башка затка хокуксыз куллану өчен тапшыруда гаепләнә.  

Җиңел акча судка илтә
Җиңел акча судка илтә

Бер мессенджерда шәһәрдәшкә акчага үз исеменә банк исәпләре ачарга тәкъдим килгән. Егет ризалашкан һәм мобиль кушымталар аша ике кредит оешмасы белән килешүләр төзегән. Аннары ул өченче затларга читтән торып банк исәпләре белән идарә итү мөмкинлеген биргән.

Берничә көннән соң шәһәрдәш Уфага барып, исәпләрнең берсенә кергән акчаны алырга тырышып караган, әмма бу уңышсыз булган.

Арытаба ул Туймазы шәһәрендәге банкка килеп, 3,5 млн сумнан артык сумманы кулакча белән бирүләрен сораган. Ләкин анда аңа карта блокланган, дип хәбәр иткәннәр һәм биредә үк егетне эчке эшләр хезмәткәрләре кулга алган.

Җинаять эше прокуратурага җибәрелгән, анда гаепләү бәяләмәсе расланган.

Шәһәрдәшкә хәзер өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Полиция кисәтә: банк карталарын (исәпләрен) өченче затларга тапшыру - җинаять җаваплылыгы янаган гамәл. Уяу булыгыз!

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас