Барлык яңалыклар
Новости
14 декабрь 2025, 22:21
2

Башкорт теле көнен билгеләделәр

Бүген, 14 декабрьдә, Башкортстанда Башкорт теле көне билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, бәйрәмне республика Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда гамәлгә куйды. Максаты - Россия халыкларының тел төрлелеген хуплап, башкорт телен саклау һәм үстерү.

Башкорт теле көнен билгеләделәр
Башкорт теле көнен билгеләделәр

Бүген, 14 декабрьдә, Башкортстанда Башкорт теле көне билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, бәйрәмне республика Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда гамәлгә куйды. Максаты - Русия халыкларының тел төрлелеген хуплап, башкорт телен саклау һәм үстерү.

Датасы да очраклы гына сайланмаган - ул Мифтахетдин Акмулланың туган көненә туры китерелгән.

Бәйрәм уңаеннан мәгърифәтче һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Анда хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Башкортстан вузлары һәм көллиятләре студентлары һәм укытучылары катнашты.

Җыелучыларны бәйрәм белән БР Дәүләт Җыелышы - Корылтае рәисе урынбасары Тамара Тансыккужина, Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров, М. Акмулла исемендәге университет ректоры Салават Сәгыйтов котлады.

 

Фото: пресс-служба / БГПУ им. М. Акмуллы

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас