Барлык яңалыклар
Новости
11 декабрь 2025, 12:54
1

Бала мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән

Уфадагы мәктәпнең икенче катындагы тәрәзәдән егылып төшкән кыз авыр хәлдә.  

Бала мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән
Бала мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән

Ул 17нче балалар хастаханәсенә китерелгән, реанимациядә, хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерде.

Вакыйга факты буенча Уфаның Ленин районы прокуратурасы административ тикшерү башлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, бәхетсезлек 10 декабрьдә көн уртасында булган. Зыян күрүче - Затон бистәсе укучысы.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас