Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2025, 22:06
1

-25 градуска җитәчәк

«Башгидрометүзәк»тән кискен суыту һәм явым-төшемнәр булачагын хәбәр итәләр.

-25 градуска җитәчәк
-25 градуска җитәчәк

Иртәгә, 9 декабрьдә, салкыннар көчәя. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Төнлә температура -14, -19 градус тәшкил итәчәк, ә аязганда кайбер районнарда термометр баганасы -20, -25 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез дә салкын булачак: -9, -14 градус.

Чәршәмбе, 10 декабрьдә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача. Һава температурасы төнлә -10, -15°, урыны белән -20, -25°. Көндез -5, -10°, урыны белән -15°.

Автор:
Читайте нас