Новости
5 Декабря 2025, 11:41

Владимир Путин туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк

19 декабрьдә Мәскәү вакыты буенча көндезге сәгать 12дә «Владимир Путин белән ел йомгаклары» программасы эфирга чыга, дип хәбәр иттеләр Кремльнең матбугат хезмәтеннән.  

Владимир Путин туры эфирда сорауларга җавап бирәчәкВладимир Путин туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк
Владимир Путин туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк

Традиция буенча дәүләт башлыгы Владимир Путин тура эфирда узып барган елга йомгак ясаячак, журналистларның һәм халыкның сорауларына җавап бирәчәк.

Һәркем үз соравын moskva-putinu.ru (москва-путину.рф) сайты аша, 0-40-40 номерына СМС яки ММС-хәбәр җибәреп һәм 8-800-200-40-40 телефонына шалтыратып бирергә мөмкин.

Русия Президентына текст һәм видеосорауларны «Бәйләнештә» һәм «Классташлар» социаль челтәрләре аша да җибәрергә мөмкин. Рәсми төркемнәр – vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu. Моннан тыш, сорауларны MAX мессенджерындагы чат-ботка да юллап була – max.ru/moskvaputinu.

Сораулар 4 декабрьдә Мәскәү вакыты белән көндезге 3тән алып 19 декабрьдә тапшыру тәмамланганчы кабул ителә.

 

Фото: «Башинформ»

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас