Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2025, 13:06

Иҗат аша мошенникларга каршы

Шәһәрдә «Сак булыгыз, мошенниклар!» плакатлар конкурсына йомгак ясалды. 

Иҗат аша мошенникларга каршы
Иҗат аша мошенникларга каршы

Шәһәрдә мәктәп укучыларын мошенниклыкны профилактикалау темасына җәлеп итү максатында «Сак булыгыз, мошенниклар!» исемле плакатлар конкурсы уздырылды. Конкурс өч яшь төркеме буенча үткәрелде, анда бишенче, алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары катнашты.

 

Балалар сәнгать мәктәбе укытучыларыннан торган жюри бәйгегә йомгак ясап, җиңүче һәм призлы урыннарны билгеләде. Конкурсның төп бүләгенә 9нчы мәктәп укучысы Алинә Айдагулова ия булды.

 

Шушы көннәрдә шәһәр хакимиятендә үткән мошенниклыкны кисәтү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышында Алинә һәм аның укытучысы Лилия Рамил кызына тантаналы рәвештә диплом тапшырылды.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас