

30 ноябрьдә 11нче тапкыр «Географик диктант» язу оештырылачак. Бу диктант — Рус географик җәмгыятенең ел саен үткәрелүче халыкара мәгърифәтчелек чарасы. Ул 2015 елдан башлап Рус географик җәмгыятенең Попечительләр советы рәисе, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән уздырыла.
Чараның төп максаты — географик белемнәрне популярлаштыру, шулай ук фәнгә һәм милли мираска кызыксынуны арттыру.
Быелгы диктант тематикасы 2025 елның төп вакыйгалары һәм юбилейларын чагылдыра: Рус географик җәмгыятенең 180 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Төньяк диңгез юлын үзләштерүнең 500 еллыгы һәм Русиянең БРИКС илләре белән тарихи-мәдәни һәм географик багланышларына багышлана.
Быел биремнәрнең күп өлеше «Географик диктант өчен үз соравыңны яз» бәйгесенең иң яхшы сорауларына нигезләнгән. Диктант биремнәрендә Русиянең әйдәп баручы компанияләре һәм Рус географик җәмгыятенең чит ил партнерлары материаллары да кулланыла.
«Традиция буенча төп мәйданчыкларның берсе М.Акмулла исемендәге университет булачак. Биредә РГҖнең Башкортстан бүлеге активистлары, студентлар һәм укытучылар диктант язачак. Географик диктант — ул имтихан түгел, ә үз белемнәреңне сынау, Русия һәм дөнья турында яңа фактлар ачу мөмкинлеге. Акциядә бөтен гаилә яки дуслар белән бергә катнашыгыз! География дөньясына чумып, ял көнен файдалы һәм күңелле үткәрегез!» — дип чакыра Башкортстанда РГҖ бүлеге җитәкчесе, БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.
Диктант ике өлештән тора:
беренче өлеш — 10 сорау, Русия географиясе турында төп белемнәрне тикшерүгә юнәлдерелгән. Биредә табигать объектлары, мәдәни төбәкләр һәм милли мираска кагылышлы биремнәр бар;
икенче өлеш — 30 катлаулырак сорау. Алар логик фикерләү, игътибар һәм киңрәк белемнәрне таләп итә.
Быел диктант ике форматта үткәрелә:
30 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә махсус оештырылган мәйданчыкларда. Сезнең яшәү урынындагы мәйданчыкны https://dictant.rgo.ru сайты аша табарга мөмкин.
Онлайн —30 ноябрьдә 12.00дән 14 декабрьдә 12.00гә кадәр, урындагы вакыт белән диктантның рәсми сайтында https://dictant.rgo.ru
Чыганак: kiziltan.ru