

Исегезгә төшерәбез, Дюртюли — Ачит автомобиль юлы июль аенда ачылды. Свердловск өлкәсе буйлап ул юлны кар һәм боздан чистарту өчен 10 махсус техника, Пермь краенда — 22 машина әзерләнгән, ә Башкортстанда (биредә участокның яртысы: 140 км үтә) — 33 махсус техника. Шулай ук 32 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар әзерләнгән.
Юл торышын һәм штаттан тыш хәлләрне автоматлаштырылган идарә итү системасы контрольдә тота. Өстәвенә, Дюртюли — Ачит юлы буенча 242 видеокамера һәм 71 транспорт детекторы урнаштырылган. Шулай ук участокка 12 авария хезмәте экипажы җәлеп ителгән, аларны *2323 номеры буенча чакыртып була.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: «Автодор»ның матбугат хезмәтеннән