Новости
17 ноябрь 2025, 05:39

Кыш салкынрак булмакчы

Кыш көне температураның нормага ярашлы яки аннан бераз югарырак булуы көтелә. Гидрометүзәкнең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, үтә җылы 2024-2025 елгы кыш белән чагыштырганда быелгы кыш салкынрак булмакчы.

Кыш салкынрак булмакчыКыш салкынрак булмакчы
Кыш салкынрак булмакчы

Кыш көне температураның нормага ярашлы яки аннан бераз югарырак булуы көтелә. Гидрометүзәкнең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, үтә җылы 2024-2025 елгы кыш белән чагыштырганда быелгы кыш салкынрак булмакчы.

Кышны -20 градус һәм аннан да түбәнрәк кыска салкыннар белән алмашынучы җылы көннәр озата барачак, дип билгели ул.

Республикада да һава торышы үзгәреп торыр дип көтелә. Гыйнварга кадәр температура уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булачак, ә февраль һәм март гадәттәгедән җылырак булырга мөмкин. Белгечләр температураның кискен үзгәрүе турында кисәтә.

Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас