Туган як
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2022, 16:51

Башкортстанда тикшерү барышында бизнеска административ басымны киметү девам итә

Башкортстан Республикасында Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә БР Прокуратурасы каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Чарада прокуратура, контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре, Башкортстан бизнес-омбудсмены катнашты. Катнашучылар тикшерү чаралары барышында бизнеска административ басымны киметү, административ комиссияләр эшчәнлеге, төзекләндерүне тикшереп тору барышында эшмәкәрләрнең проблемалары, аларны җаваплылыкка тарту тәртибе һәм җәза бирү формалары буенча фикер алыштылар.

- Башкортстан Республикасы эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен уңай һәм имин шартлар тудыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора, - дип билгеләп үтте бизнес-омбудсмен.

Башкортстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан бизнесны яклауга юнелтелген чаралар турында БР прокуратурасы эшмәкәрлернең хокукларын саклауны күзәтә бүлеге начальнигы Илья Голубев сөйләде. Прокуратура вәкиле катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль контроль турында Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирде.

Шул ук вакытта, прокуратура биргән мәгълүматларга караганда, кайбер ведомстволар тикшерүләр барышында штраф рәвешендәге административ җәзаны кисәтүгә алыштырмаган. Аларга эшкуарларга басымны киметү өчен мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү механизмнарын үз практикаларында активрак кулланырга киңәш ителде.

Утырыш барышында контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре дә үз эшләре турында сөйләде. Аларның мәгълүматларына караганда, ведомстволарда профилактик чаралар кертү эше дәвам ителәчәк. Чара ахырында бизнес-омбудсмен Флюр Әсәдуллин катнашучыларга актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм якын арада фикер алышу нәтиҗәләре буенча тиешле резолюция әзерләнәчәген билгеләп үтте.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: