Туган як
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2022, 17:23

Җиңүчеләр 300 мең сум күләмендә приз алачак

Йөк машиналары водительләре конкурсында җиңүчеләр 300 мең сум күләмендә приз алачак.

Җиңүчеләр 300 мең сум күләмендә приз алачак
Җиңүчеләр 300 мең сум күләмендә приз алачак

Һөнәри осталык конкурсы 18 сентябрьдә «Уфа-Арена» боз-сараенда «Транспорт һәм төзелеш» форумы кысаларында узачак.

Бу хакта «Башинформ» агентлыгы сорауларына транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Клебанов җавап биргән.

— Мондый конкурс беренче тапкыр үткәреләме?

— Бу традицион «Иң яхшы йөк машинасы водителе» Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсы, ул ике елга бер тапкыр үткәрелә. Аны Русия Транспорт министрлыгы һәм автотранспорт фәнни-тикшеренү институты оештыра.

— Катнашучылар кемнәр булачак?

– Йөк автомобиле йөртүдә үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтү, илдә иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе исеме өчен көрәшергә Русиянең 18 төбәгеннән һәм 27 шәһәреннән: Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ижевск, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Рязань, Омск, Магнитогорск, Сургут һәм Россиянең башка шәһәрләреннән транспорт оешмалары вәкилләре - 55 водитель.

Бу машина йөртүчеләр транспорт-экспедиция, юл-транспорт өлкәсендә, нефть һәм газ чыгару, тау һәм металлургия сәнәгатендә эшлиләр.

— Башкортстанны кем тәкъдим итә?

— Республика барлыгы тугыз катнашучы — Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Борай предприятиеләре хезмәткәрләрен тәкъдим итә. Аларның алтысы 10 тоннага кадәр авырлыктагы йөк ташу машиналары категориясендә көч сынашачак.

Болар — Ринат Сәйфетдинов, Руслан Сакаев, Фәрит Ситдыйков, Андрей Солтанбратов, Азат Хаҗиев, Флюр Хөсәенов. 10 тоннадан артык категориядә Илдар Гыймазетдинов, Александр Тарасов, Рәмиз Хисаметдинов катнашалар.

— Җиңүчеләр нинди приз алачак, ничә призлы урын бар?

— Өчәр призер һәр категориядә билгеләнәчәк. Беренче урынны яулаучылар - 300, 2 урында - 150, 3 урында 50 мең сум алачак. Нәтиҗәдә, приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә, аларны федераль бюджет бүлеп биргән.

— Конкурсның максаты — һөнәр абруен күтәрүме?

— Алай гына да түгел. Ул һөнәри осталыкны камилләштерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне аңларга, йөк ташу һәм йөк транспортының эксплуатацион күрсәткечләрен арттырырга мөмкинлек бирә. Йөк ташу — икътисадның нигезләренең берсе, ансыз аның үсеше мөмкин түгел.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: