Туган як
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2022, 10:17

Оста куллар әкият тудыра!

Кышкы чорда шәһәребез төбәкләрендә боз-кардан уен мәйданчыклары барлыкка килә. Анда балалар өчен шугалак, таучыклар, лабиринт һәм башкалар була. Әлбәттә, мондый боз шәһәрчекләре җитәрлек булса да, кайбер ераграк төбәкләрдә яшәүчеләргә бирегә йөрү бик уңайлы түгел. Бу уңайдан Төрекмән бистәсендә яшәүче малай-кызларга борчыласы түгел, чөнки биләмәдә үзләренең кышкы уен мәйданчыгы бар.

Оста куллар әкият тудыра!
Оста куллар әкият тудыра!

Эльвира һәм Илдар Насыйбуллинар гаиләсенең йортлары янында гына урнашкан ул. Анда гирляндалар белән бизәлгән яшел купшыкай чыршы, боздан тау, шугалак, Кыш бабай һәм Карсылу сыннары бар. Бирегә бала-чаганың күпләп җыелуына гаҗәпләнәсе дә юк. Аларны боз шәһәрчегенең матурлыгы гына түгел, хуҗаларның җылы мөнәсәбәте, ихласлыгы да җәлеп итә. Сабый күңеле рәхим-шәфкатьлелекне тиз тоя-сизә бит ул.
— Үзебез яшәгән төбәктә кар-боздан мәйданчык булдыру нияте 2012 елда барлыкка килде, — ди Насыйбуллиннар. — Нәкъ бу чорда яңа йортка күченгән идек. Кыш көннәрендә Төрекмәндә дә балаларга саф һавада уйнага урын булсын дидек. Шул вакыттан бирле ел саен әкият шәһәре ясыйбыз. Әйткәндәй, елдан-ел эшләнмәләр саны арта. Шунысын билгелисе килә: Төрекмән халкы — олылар да, балалар да уен мәйданчыгын эшләүгә кулдан килгәнчә өлеш кертә. Берәүләр чыршыны бизәүдә катнаша, икенчеләр боздан сыннар ясый.
Электромонтер һөнәренә ия Илдар биләмәне, боз таучыгын гирляндалар белән бизәү, музыкаль бизәлеш эшләрен үзаллы башкара. Кичләрен боз шәһәрчеге чагу утлар белән балкый, тирә-юньне ямьләндереп күңелле көйләр уйный. Бирегә уйнарга Төрекмән бистәсеннән генә түгел, шәһәрнең башка районнарыннан һәм чит төбәкләрдән дә кунаклар килә.
7 гыйнварда исә боз мәйданчыгында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен уен программасы оештырылды. Башта бергәләп күнекмәләр эшләделәр, аннан соң традицион Яңа ел хороводы, шулай ук төрле уеннар үткәрелде. Моннан тыш, балалар бәйрәм шигырьләрен сөйләде. Чара кысаларында һәркем саф һавадагы чәй табыны артында коймаклар һәм тәм-томнарнардаң авыз итә алды.
Насыйбуллиннар гаиләсе белән гәзитебездә «Супер әни» конкурсы үткән чорда бераз таныштырып үткән идек. Эльвира инженер-механик белгечлегенә укыган, әмма матурлыкны аңлый-күрә белүе аны бөтенләй икенче өлкәгә китергән, бүген ул чәчтараш сәнгате һәм макияж ясау белән шөгыльләнә. «Хатын-кызларны тагы да гүзәлрәк, сөйкемлерәк итәргә телим, чөнки мондый үзгәрешләр туташ-ханымнарда үз-үзләренә ышанычны арттыра, яхшы кәеф бирә», — ди Эльвира.
Гаиләдә өч батыр егет үсә. Олы уллары Камиль исемле, ул сәламәтлегендә үзенчәлекләр булса да бик кызыксынучан, күпне белергә омтыла, якыннары белән төбәктә үтүче чараларга йөри. Уртанчылары Кәрим пластилиннан искиткеч эшләнмәләр ясый, шулай ук спортны ярата, элек самбо белән мавыккан, бүген исә спорт ориентлашуы белән шөгыльләнә, чаңгы ярышларында катнаша. Иң кечеләре Рәхим исемле, ул әле сабый гына, дөньяны яңа танып-белә башлаган чагы.
Дус-тату гаиләдә күрше-тирәдә яшәүче, туган-тумачаларның балалары да еш кунак була. Насыйбуллиннар җәй көннәрендә алар белән бергәләп велосипедта җилдерә, тау башына менеп, пикниклар оештыра, кышын чаңгыда, тюбингта шуа.
Әйткәндәй, Эльвира камыр ризыклары, башка нигъмәтләр әзерләргә бик һәвәс. Торт-мазар кебек тәмлекәйләрне пешерүдә уллары да рәхәтләнеп булыша. Хуҗалар йорт хайваннары да асрый. «Бездә ташбакалар, тутый кош бар. Алар балаларда кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләргә булыша. Улларыбызны кешелекле, намуслы, белемгә омтылучан, табигатькә сакчыл карашта булырга өйрәтәбез. Сәламәт туклану өчен дә хәстәрлек күрәбез. Без яшелчә-җимешләрне, яшел тәмләткечләрне үзебезнең бакчада үстерәбез, шуңа күрә ел әйләнәсенә табыныбызда табигый экологик чиста продуктлар була, балалар да эшкә өйрәнеп үсә», — ди Насыйбуллиннар.
Мәкаләм каһарманнарының тормыш өндәмәсе — гаиләдә һәрчак уңайлылык, аһәңлелек, үзара килешкәнлек, мәхәббәт һәм хөрмәт булырга тиеш. Туганнары, авылдашлары белән дус-тату булып, игелекле гамәлләр кылып яшәүче Насыйбуллинарга киләчәктә дә имин тормыш, һәр эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Фикерләр:
Рәилә һәм Рифмир Давлетовлар:
— Хәерле көн, Яңа еллар белән барыгызны да! 31 декабрьдә балалар белән Насыйбуллинар нигез салган уен мәйданчыгында булып кайттык, андагы матурлыкка сокландык. Рәхмәт яшьләргә, уңган-тырышлар, молодцы!

Нәфисә Шәнгәрәева:
— Эльвира белән Илдар ясаган тауда без шәһәрдән килеп шуабыз. Анда бик күңелле, балалар һәм олылар өчен менә дигән ял урыны ул. Насыйбуллинар ел саен шулай кешеләрне сөендерәләр. Зур рәхмәт аларга, исән-сау булсыннар!

Гөлнур Фазлыева:
— Беренче чиратта Илдар һәм Эльвирага бөтен Төрекмән халкы исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Алар гирляндалар белән бизәп эшләгән горкада балалар гына түгел, без — олылар да рәхәтләнеп шуабыз. Быел әле анда баралмадык, тиздән барып чыгарга ниятлибез!

Зилә Гыйбадуллина:
— Боз шәһәрчеге бик күркәм төстә, әмма кайчагында бирегә уйнарга килгән малай-шалайлар тәртипсезләнеп китеп, уенчыкларны, боз сыннарын ватып та куялар. Мондый гамәлләрне булдырмау өчен әти-әниләргә балалар белән ешрак аңлату эше алып бару зарур. Яшь буын тырыш хезмәт нәтиҗәсенең никадәр кадерле булуын аңлап үсәргә тиеш.

Гөлнара һәм Артур Матвеевлар:
— Без ел саен Казаннан кайтканда Насыйбуллинарның боз шәһәрчегенә киләбез, искиткеч манзара белән сокланабыз, сыйфатлы һәм хәвефсез итеп эшләнгән тауда шуабыз. Боз шугалагы турында да аерым әйтеп үтәсе килә: ул бик шәп! Күңелле музыка астында уен-көлке белән вакытның узып киткәне дә сизелми.

Әминә Аккуратнова:
— Без дә күрше Вера белән Төрекмәндәге боз шәһәрчегенә бардык. Илдар һәм Эльвира биләмәне бик күркәм итеп бизәгәннәр, купшы чыршы куйганнар. Шугалак ясап, аның кырларына төрле төсләргә буялган шариклар тезгәннәр. Музыка җырлап тора, бала-чага шау-гөр килеп уйный. Зур рәхмәт якташларга шундый гүзәллек тудырганнары өчен!

Галия Чернова:
— Игелекле гамәлләр белән яшәүче Насыйбуллиннарга, аларның ярдәмчеләренә ихлас ихтирамыбызны җиткерәбез. Балаларга шатлыклы мизгелләр бүләк итүләре үзләренә бәхет-куанычлар булып әйләнеп кайтсын!

Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары һәм архивтан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: