Туган як
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2022, 10:06

Нәтиҗәле хезмәт югары бәяләнә

«Безнең бренд» фестивалендә «Шават» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (аның пайчыларының берсе — Октябрьскийның «Байкал-сервис» производство-сәүдә фирмасы» җәмгыяте) беренче дәрәҗә диплом һәм алтын медаль яулады.

Нәтиҗәле хезмәт югары бәяләнә
Нәтиҗәле хезмәт югары бәяләнә

«Ит продукциясе, консервларны да кертеп» номинациясендә экспертлар «Казылык» ит ярымфабрикаты һәм «Казылык Хәләл» каклаган казылыгын билгеләп үтте.
«Безнең бренд» бәйгесе республикада беренче тапкыр узды. Аны оештыручылар — БР авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкорт күргәзмә компаниясе. Конкурс Уфадагы ВДНХ-ЭКСПОда Башкортстан Республикасында җитештерелгән азык-төлек продуктларын популярлаштыру, аларның танылуын, экспорт потенциалын үстерү, кулланучыларның ышаныч дәрәҗәсен һәм ихтыяҗын арттыру максатында оештырылды. Анда республиканың 48 муниципаль берәмлегеннән 118 бренд, 269 җитештерүче катнашты.
Гөлназ Шәфигуллина җитәкчелегендәге «Байкал-сервис» производство-сәүдә фирмасы» даими рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешә. Шәһәребез предприятиесен чираттагы мәртәбәле җиңү уңаеннан тәриклибез, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: