Туган як
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2022, 10:09

Коммуналь оешмалар имин мохит тәэмин итү өчен эшли

Яңа ел каникуллары чорында Октябрьскийда биләмәләрне кардан чистарту эше көн саен, тәүлек әйләнәсенә башкарыла.

Коммуналь оешмалар имин мохит тәэмин итү өчен эшли
Коммуналь оешмалар имин мохит тәэмин итү өчен эшли

7 гыйнварда шәһәр урамнарын тәртипкә китерергә «ДорСтройРемонт» предприятиесенең 12 берәмлек кар чистарту техникасы (грейдерлар, бульдозерлар һ.б.) чыкты, төнлә юлларда 6 берәмлек техника эшләде. Аеруча киеренке эш Мулла авылында, 40нчы микрорайонда, Буровиклар проездындагы юлларда барды. Йорт яны һәм ишегалды биләмәләрен 143 кеше, 3 трактор кардан чистартты. Өч бригада күп фатирлы йортларның түбәләрен кар-боз катламнарыннан арындырды.
Бүген, 8 гыйнварда көндез урамнарга 15, төнлә 6 берәмлек кар чистарту техникасы чыкты. Ишегалларындагы юлларда кар көрәү һәм түбәләрне чистарту эшләре дәвам итә.
Искәрмә: водительләрдән махсус техникага эшләргә комачаулаумас өчен машиналарын чистартылучы юл буйларында калдырмауларын сорыйбыз.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: