Туган як
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар 2022, 10:15

«Эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк»

Төрекмәнлеләрнең тормыш өндәмәсе бу.

«Эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк»
«Эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк»

Яңа ел — узган елга нәтиҗәләр ясау чоры. 2021 ел Төрекмән бистәсендәге “Нур” клубы, атап әйткәндә "Дуслык" гармунчылар ансамбле, "Чулпан" театр берләшмәсе, "Асылъяр" вокал ансамбле һәм "Задоринки" балалар театр коллективы өчен вакыйгаларга бай булды. ❄Һәвәскәрләр шәһәр, республика, шулай ук бөтенрусия, төбәкара һәм халыкара чараларда катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. "Асылъяр" вокал ансамбле Казан шәһәрендә "Түгәрәк уен" илкүләм татар фольклоры фестивалендә "Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив" номинациясендә җиңүче булды, "Дуслык" гармунчылар ансамбле Бүздәк районында "Бәлешфест" республика татар милли ашлары фестивалендә, ТРның Актаныш авылында "Актаныш гармуннары" фестивалендә, Казанда "Уйнагыз, гармуннар" 36нчы республика халык иҗаты бәйрәмендә катнашты, Октябрьскийда "Уйнагыз, гармуннар!" республика халык бәйрәме оештыручысы булды. "Чулпан" театр берләшмәсе "Идел-йорт" театр коллективларының ХХІ төбәкара конкурсында 1нче дәрәҗә лауреат исемен яулады, ә коллектив артисты Әүфә Насыйбуллина “Иң яхшы хатын-кыз роле” өчен диплом белән бүләкләнде. "Задоринки" балалар театр коллективы "Җәлил укулары" халыкара әдәби конкурсы дипломанты булды.
Яңа ел бәйрәме чараларын да “Нур” клубы хезмәткәрләре истә калырлык матур итеп үткәрде. Алар көн саен репетицияләр ясап, онлайн Яңа ел тамашалары әзерләде. Клуб биләмәсендә исә бәйрәм төнендә чыршы тирәли уеннар, җыр-биюләр оештырылды.
Төбәкнең мәдәниятенә зур өлеш кертүче, игелекле гамәлләр белән илһамланып яшәүче “Нур” клубы коллективларына 2022 елда да яңадан-яңа идеяләр, кызыклы проектлар, рәхмәтле тамашачылар телибез!

Раушания Фәезова, "Нур" клубы мөдире:
— Яңа ел төнендә, башка кешеләр табында утырганда, аппаратларны урнаштырып, бәйрәмгә әзерлек эшләрен башкарган “Нур” клубы хезмәткәрләре Разиль Фәррахетдинов һәм Венер Фәезовка зур рәхмәтемне белдерәм! Шулай ук рәхмәт сүзләрен Карсылу Наилә Галиаскаровна Зиннәтовага, Кыш бабай Илдус Котдусович Мадьяровка, тәмле бүләкләр әзерләгән Валерий Евгеньевич Исмагиловка, кайнар чәй һәм коймаклар пешергән Сәрия һәм Касыйм Исламгуловларга, оештыру гамәлләрендә булышкан Фәнүсә Таймасовага, музыка җиһазлары белән тәэмин иткән Радик Халяповка, чыршы куйган Сәрим Галләмов һәм аның командасына, төбәктә боз шәһәрчеге эшләгән Эльвира һәм Илдар Насыйбуллиннар һәм аларның кярдәмчеләренә җиткерәм. Барысына да сәламәтлек, бәхет телим! Микрорайоныбызда шундый энтузиастлар булганда һәр башлангычыбыз уңышлы булачак, төбәгебез тагы да ныграк чәчәк атачак!

Фото һәм видеолар "Нур" клубы архивыннан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: