Туган як
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2021, 12:09

Указга үзгәрешләр кертелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.Документның яңа редакциясе нигезендә, 2021 елның 5 июленнән (указның элекке версиясендәге кебек 29 июньнән түгел) җәмәгать туклануы өлкәсенә (50 һәм аннан күбрәк утыру урыны булганда), матурлык, косметика, массаж салоннары, СПА-салоннар, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, шифаханә-курорт оешмаларына, шулай ук студентлар тулай торакларга урнашканда, вакциналау узу турында, шул исәптән беренче компонент ясалу, вакцина ясарга ярамау яки лаборатор тикшерүнең тискәре нәтиҗәсе турында белешмә (сертификат) булган очракта гына керергә мөмкин.Бу таләпләр шулай ук гомум файдаланудагы автотранспорт белән шәһәрара пассажирлар йөртүгә һәм «Орлан» шәһәр яны поезды эшенә кагылачак.Югары уку йортларына һәм колледжларга укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итү, укырга керү сынаулары үткәрү, апелляцияләрне карау көндезге формада үткәрергә рөхсәт ителә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясе нигезендә, 2021 елның 5 июленнән (указның элекке версиясендәге кебек 29 июньнән түгел) җәмәгать туклануы өлкәсенә (50 һәм аннан күбрәк утыру урыны булганда), матурлык, косметика, массаж салоннары, СПА-салоннар, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, шифаханә-курорт оешмаларына, шулай ук студентлар тулай торакларга урнашканда, вакциналау узу турында, шул исәптән беренче компонент ясалу, вакцина ясарга ярамау яки лаборатор тикшерүнең тискәре нәтиҗәсе турында белешмә (сертификат) булган очракта гына керергә мөмкин.
Бу таләпләр шулай ук гомум файдаланудагы автотранспорт белән шәһәрара пассажирлар йөртүгә һәм «Орлан» шәһәр яны поезды эшенә кагылачак.
Югары уку йортларына һәм колледжларга укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итү, укырга керү сынаулары үткәрү, апелляцияләрне карау көндезге формада үткәрергә рөхсәт ителә.
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: