

Инде ике дистә ел дәвамында фестиваль яшь сәләтләргә сәхнәгә юл ача. 2026 елда аның максаты аеруча югары яңгыраш алды. Бу еллар эчендә анда республикадан һәм күрше төбәкләрдән меңләгән бала катнашты.
Бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәреп, чарада Башкортстан Республикасы мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов һәм хакимият башлыгы Алексей Пальчинский катнашты. Фестивальнең аерылгысыз өлеше — профессиональ жюри эшләде: Гөлнара Хисаева, Галия Мусина, Роксана һәм Марат Әхмәдиевлар, Рамазан Басимов, Татарстанның популяр җырчысы Фирүзә.
Фестивальгә нигезне Русия Герое Степан Беловның әнисе Башкортстан Республикасы «Балаларның социаль үсеше, социаль ярдәм һәм яклау үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Тамара Белова салган һәм ул аны өзлексез җитәкли. Проектның беренче еллары һәр баланың да ачыласы уникаль таланты бар дигән ышаныч белән сугарылган. Сәнгатькә мәхәббәт һәм яшь сәләтләргә ярдәм итү теләге белән рухланган оештыручы үсмерләргә рәсем, музыка, бию һәм иҗатның башка төрләре аша үзләрен иркен белдерү өчен киңлек булдырды. Бу чор экспериментлар, беренче уңышлар һәм, әлбәттә, бәяләп бетергесез тәҗрибә туплау булды.
Ел саен фестиваль үсә, катнашучылар һәм тамашачылар саны арта, географиясе киңәя. Жюри әгъзалары һәм партнерлар буларак билгеле мәдәният эшлеклеләрен җәлеп итүгә зур көч куела. Бу конкурс дәрәҗәсен күтәрергә, аны абруйлы һәм көндәшлеккә сәләтле итәргә мөмкинлек бирә.
Сәнгатьтәге заманча тенденцияләрне чагылдыручы яңа номинацияләрне кертү талантларның киңрәк спектрын колачларга мөмкинлек бирде. 20 ел эчендә фестиваль шәһәр конкурсыннан төбәкара дәрәҗәгә үсеп, сәләтле балаларны, профессиональ педагогларны һәм сәнгатьне яратучыларны берләштерүче үзәккә әверелде.
Юбилей елының төп вакыйгасы — Октябрьскийның Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сараенда узган вокалчылар бәйгесе. Саннар үзләре сөйли: 40тан артык гариза — соло башкаручылар һәм дуэтлар. Яшь артистлар патриотизм рухын чагылдыручы, ихтыяр көче, туган җиргә мәхәббәт һәм тугрылык турында сөйләүче җырлар башкарды. Нәниләр, үсмерләр бабаларыбызның батырлыгын, Ватанны саклаучыларның кыюлыгын һәм ныклыгын данлады.
Быел фестиваль аерым миссия алды. Гран‑при һәм беренче дәрәҗә лауреатлар СВО хәрбиләренә ярдәм йөзеннән «Фронтка хат» видеоролик яздырды, ул госпитальләргә, хәрби бүлекләргә җибәреләчәк һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
— Егерме ел дәвам итә торган «Матурлыкка синең юл» гади конкурс түгел, ул меңләгән бала өчен тормыш мәктәбенә әверелде, аларга үз‑үзләренә ышанырга, кыенлыкларны җиңәргә, матурлыкны бәяләргә һәм камиллеккә омтылырга өйрәтте. Фестивальнең күп кенә чыгарылышчылары үз юлларын сәнгатьтә дәвам итте, һөнәрман рәссам, музыкант һәм актер булды. Быел дулкынлану хисе белән «Фронтка хат» өр-яңа номинация керттек. Сәнгать безнең тыныч тормышыбызны яклаучыларны хупларга тиеш, дип саныйм. 2026 елдагы юбилей фестиваленең төп максаты: иң кирәкле урында матурлыкны һәм ярдәмчеллекне берләштерү. Конкурс җиңүчеләре — балалар һәм яшүсмерләр — Ватаныбыз азатлыгын саклаучыларга «рәхмәт» сүзен тыныч кына, ләкин бөтен йөрәктән әйтте, — дип ассызыклады Тамара Белова.
Башкортстан Республикасы мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов, мәртәбәле кунак буларак, фестивальдә катнашучыларны ихлас котлады, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм проектка яңа үсеш юллары теләде. Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә дә яңа исемнәр ачу, сәләтле яшьләрне дөньяга бүләк итү, аларны илһамландырып, хыялларына омтылырга ярдәм итү мөһим. Фәнүр Шәйхисламов проектны Русия һәм дөнья күләменә чыгару өчен мөмкинлекләр ачылсын, дип белдерде.