Туган як
+18 °С
Облачно
МАКС

Октябрьский курай моңына күмелде

Октябрьский курай моңына күмелдеОктябрьский курай моңына күмелде
Октябрьский курай моңына күмелде

Юбилейлы бәйрәм
Чараның беренче көнендә шәһәр мәдәният йортында Курай бәйрәме кысаларында «Бәйге» конкурсы үтте.
Бәйгечеләрне, жюри әгъзаларын һәм кунакларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов һәм Республика халык иҗаты үзәгенең халык иҗаты бүлеге мөдире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Әхмәтҗанова сәламләде.
— Быел юбилейлы бәйрәм. 2001 елдан башлап шәһәрдә курай бәйрәме һәм курайчылар конкурсы уздырыла башлау республиканың көнбатыш өлешендә шушы уен коралында уйнарга­ өйрәнү үсешенә этәргеч бирде. Курайда уйнаучылар саны арта һәм ул популярлык казана бара, — диде Октябрь Рәис улы.
Эльвира Әхмәтҗанова Курай бәйрәме төбәк брендына әверелүен билгеләп, аны оештыру һәм үткәрүдә күп көч салган Октябрьский хакимияте һәм мәдәният бүлегенә рәхмәтен җиткерде.
Тантаналы өлештән соң, матур гадәт буенча, жюри һәм музыкантлар башкаруында «Урал» курайчылар гимны яңгырады. Аннары конкурс программасы башланды. Тәҗрибәле һәм яшь башкаручылар республиканың иң яхшы курайчысы исеме өчен көч сынашты.
Көн озынына шәһәр мәдә­ният йортында яңгыраган курай моңы кичен музы­ка көллияте янындагы мәйданчыкка күчте. Бәйрәм концертында курайчылар һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Моң яши халык йөрәгендә
Шимбә көнне сәнгать осталары шәһәрнең Гагарин исемендәге паркына җыелды. Кошлар сайравына курай авазлары кушылды. Йөрәкләрне ашкындырган бию көйләрен озын моңнар алмаштырды. Аннары инде Курайчылар аллеясына яшь үсентеләр утырттылар. Елдан‑ел әлеге аллея озыная, һәркем Октябрьскийда үзеннән тере истәлек калдыра.
Кунакларны музыка колледжы кабул итте. Бина бәйрәмчә бизәлгән, фойеда һәм урамда этно‑шәһәрчек оештырылган. Артистларны «Курай‑2026» композициясе һәм юрта каршы алды, анда конкурсантлар курай моңын яңгыратты. Арт‑объект — тере сын — хореографик коллективлар чыгышы белән бәйрәм тагын да нурланды.
Чараның тантаналы өлеше «Иске Урал» халык хоры башкаруындагы җыр белән башланды. Сәхнәдә бәйрәм эмблемасы балкыды, экраннарда курай турында видеороликлар күрсәтелде.
Сәламләү сүзе белән БР мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов һәм хакимият башлыгы Алексей Пальчинский чыгыш ясады. Алар курайның башкорт халкының мәдәни мирасы һәм горурлыгы булуын ассызыклады.
25 ел эчендә конкурс йөзләгән талантны ачты. Сәхнәгә гран‑при ияләре — Рәмзин Әбсәләмов, Мөхәм­мәт Түлебаев, Нургали Каекбердин, Венер Елкибаев, Фәиз Шәрипов, Шамил Кусямишев, Тәфтизан Зайнышев, Вилдан Дәүлетбердин, Ринат Нурмөхәммәтов һәм Алмаз Бикмәтов чакырылды.
Бәйрәм программасы төрле буын вәкилләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Сәхнәдә 16 яшьтән өлкәнрәк курайчылар ансамбле, 16 яшькәчә балалар ансамбле, гаилә ансамбльләре чыгыш ясады. Октябрьскийлылар һәм шәһәр кунаклары өчен күңелле бүләк Башкортстан Республикасы дәүләт курайчылар ансамбле чыгышы булды, аны РФ атказанган артисты, БАССР халык артисты, С. Юлаев ордены кавалеры виртуоз курайчы Азат Аеткулов җитәкли.
Иң дулкынландыргыч мизгел — курайчылар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны игълан итү.
Шәһәрдәшләр арасында да иң яхшылары булу аеруча күңелле. 12 яшькә кадәрге солистлар номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә Михаил Бронников лаек булды. 16 яшькә кадәрге курайчылар ансамбльләре арасында «Нарыш тау» ансамбле, ә 12 яшькә кадәрге солистлар арасында Нелли Антанайтис беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Иң өлкән һәм яшь катнашучыны билгеләү традициясе дә яши. Бу юлы алар — Бөрҗән районыннан 65 яшьлек Ришат Абдуллин һәм Сибай шәһәреннән 7 яшьлек Әмир Савинкин.
2026 елгы Курай бәйрә­менең абсолют җиңү­чесе һәм Гран‑при иясе булып Стәрлетамак шәһәреннән Динар Абдуллин танылды. Тантаналы шартларда бүләкләрне Фәнүр Шәйхисламов һәм Алексей Пальчинский тапшырды.
— Курай минем өчен гомерем, язмышым. Шаяртмыйм, балачагымда астмадан иза чиктем, курай уйнап әлеге авырудан котылдым, — дип сөйләде Динар Абдуллин. — Курайда алты яшьтән уйный башладым. Бүгенге көндә Стәрлетамак лицеенда курайда уйнарга өйрәтәм. Конкурста 2012 елдан бирле катнашып киләм, төрле елларда төрле урыннар яуладым. Без үз һөнәрләребезне, курайда уйнау осталыгын, тарихыбызны балаларга тапшырырга тиеш.
Курай моңы — ул халык­ның йөрәк авазы, аның тарихы һәм киләчәге. Бәйрәм тагын бер кат шуны раслады: курай — ул безне берләштерүче, рухи көч бирүче изге моң.
Без аның белән горурланабыз!

Октябрьский курай моңына күмелде
Октябрьский курай моңына күмелде
Октябрьский курай моңына күмелде
Октябрьский курай моңына күмелде
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас