Барлык яңалыклар

«Мәдәниятнең тылсымлы дөньясы» сәнгать осталарын берләштерде

Октябрьскийда «Мәдәниятнең тылсымлы дөньясы» IV күп жанрлы ачык фестиваль-конкурс узды.  

«Мәдәниятнең тылсымлы дөньясы» сәнгать осталарын берләштерде
«Мәдәниятнең тылсымлы дөньясы» сәнгать осталарын берләштерде

Конкурсның төп бүләгенә Урыссу бистәсеннән «Икәүләп җырлыйбыз!» дуэты — Маргарита Глухова һәм Ләйлә Кантарджы лаек булды. Җитәкчесе — Оксана Җәләева.

Чара Русия халыкларының бердәмлеге елына, Зур һәм тату гаилә елына һәм шәһәрнең 80 еллыгына багышланды. Фестивальдә Башкортстан һәм күрше Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 524 кеше катнашты.

Бер иҗади мәйданга җырчылар, биючеләр, музыкантлар һәм башка жанр вәкилләре чыкты. Сәләтле якташларыбыз тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Фестиваль чын мәгънәсендә сәнгать бәйрәменә әверелде.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас