

«Мин яратам сине, тормыш!» 55 яшьтән өлкән буын иҗатына багышланган шәһәр фестивале җыр‑моңга гашыйк булган октябрьскийлыларны беренче тапкыр гына үз тирәсенә җыймады.
2026 елда ул аеруча зур әһәмияткә ия шигарьләр астында үтте ‑ Русиядә Халыклар бердәмлеге елы, Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы, Октябрьскийның 80 еллыгы. Мәртәбәле жюри нәкъ менә дуслык һәм гаилә темасына багышланган номерларга аеруча нык игътибар бирергә вәгъдә итте.
«Мин яратам, сине тормыш!» конкурс‑фестиваленә 61 гариза бирелде. Барлыгы 124 кеше катнашты, шулардан тугыз ансамбль, өч театр коллективы, 32 солист. Декоратив‑гамәли сәнгать номинациясендә 11 катнашучы үз эшләрен тәкъдим итте.
Бәйге иртәсен театр коллективлары башлады. «Ялкын» татар үзешчән театр коллективы һәм «Ык таңнары» башкорт халык театры күптән түгел генә тамашачылар яратып караган «Сынган беләзек» һәм «Мәхәббәт турында җыр» спектакльләреннән өзек күрсәтеп, бу дөньяда гаиләдән һәм якын кешеләрдән дә кыйммәте булмавын чагылдырды. Тик менә «Чулпан» халык театры сәхнәләштергән «Күршеләр»нең генә асылын аңлап җиткермәдем. Сүз дә юк, актерлар образга бик оста керә, күпләрне елмаерга да мәҗбүр иттеләр. Тик мин шәхсән гаилә традицияләрен күрмәдем, бердәмлек хисен тоймадым. Гәрчә фестиваль нигезләмәсендә әлеге темалар хуплана диелгән булса да...
Фәһим Чанышев, Таһир Хәбиров үзләре иҗат иткән шигырьләре аша җир йөзендә тынычлык урнашуын, кешеләргә кайгы‑хәсрәт килмәвен теләде.
«Гармония» бию коллективының дәртле чыгышы да тамашачыларның һәм җанатарларның көчле алкышы белән озатылды. Тик менә залга җыелган халыкны гына бармак белән санарлык иде.
Үзешчән сәнгать осталары арасыннан жюри сайлап алган иң сәләтлеләр берничә көннән соң фестивальнең гала‑концертында очрашты.
Октябрьскийлыларны хакимиятнең мәдәният бүлеге начальнигы Елена Шепелева сәламләде. Ул шәһәрдә өлкән буын вәкилләренең сәнгать өлкәсендә генә түгел, ә спортта, җәмәгать тормышында, волонтерлык эшчәнлегендә дә актив булуын рәхмәт хисе белән билгеләп үтте.
«Мин яратам сине, тормыш!» фестивале җиңүчеләрен һәм призерларны бүләкләү ‑ чараның иң дулкынландыргыч өлеше булды. «Вокаль башкару» номинациясендә «Здравица» һәм «Талларым» иҗат төркемнәре икенче урынга чыкты. «Энҗеләр» башкорт халык вокаль ансамбле ‑ өченче урында.
«Җыр ‑ бердәм гаилә коллективы» номинациясендә Лилия һәм Әхмәт Рәхимовлар дуэты иң яхшысы дип табылды. Икенче урында ‑ Зөлфия һәм Зөлфәт Шәймәрдановлар.
«Ялгыз җыр» номинациясендә барлыгы 21 кеше катнашты. Алар арасында Ирек Гыйниятуллин җиңү яулады.
Уен коралында ялгыз уйнаучылардан Виталий Кузнецовка тиңнәр булмады. Татар көйләренә тезмә белән сәхнә тоткан «Дуслык» гармунчылары тамашачыны янәдән үзләренә гашыйк итте.
Биючеләр дә бии‑бии остара. Матур хәрәкәтләре, сөйкемле елмаюы белән башкорт биюенә чыккан Лилия Харисова беренче урынны яулады. Коллективлар арасында исә «Гармония» бертавыштан җиңүче дип танылды.
Сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә яратучы шәһәрдәшләр дә шактый икән. Нәфис сүз осталары арасында Валентина Федоренко иң яхшысы булды.
«Театраль миниатюра» номинациясендә җиңүче дипломы белән «Ялкын» коллективы бүләкләнде.
Фестивальгә «Декоратив‑гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек» номинациясендә кул эшләрен тәкъдим итүчеләрнең күп җыелуы да Октябрьскийның чын‑чынлап осталар шәһәре булуын тагын бер кат раслады.
Тормышны яратуларын үз җырлары, биюләре һәм һөнәрләре аша раслаган якташларның берсе дә игътибарсыз калмады.
Илмира ГАЛИЕВА