Эшләрне «Инвестподряд-Стронег» җәмгыяте подряд оешмасы алып бара. «Октябрьскнефтегазпроект» җәмгыяте эшләгән проект нигезендә яңа бинада 97 кешегә исәпләнгән җыелышлар залы, уку залы, медицина пункты һәм башка кирәкле бүлмәләр урнаштыру планлаштырыла.
Бүгенге көнгә стеналарны кирпечтән салу һәм плитәләрне монтажлау төгәлләнгән. Подрядчы түбәнең кайчы өлешен һәм өслекләрен ясарга кереште, өлешчә тәрәзәләрне урнаштырды. Инженерлык челтәрләрен салу буенча беренчел эшләр алып барыла.
Объектны сентябрьгә тапшыру планлаштырыла. Әлегә төзүчеләр графиктан бераз алда бара. Әлбәттә, бирелгән темпны саклау гына түгел, һәр этапта сыйфатка аерым игътибар бирү дә мөһим.
Фото: социаль челтәрләрдән