Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
26 декабрь 2025, 11:04

Русиянең халык артисты Вера Алентова вафат

25 декабрьдә 84нче яшендә Русиянең халык артисты, театр һәм киноның күренекле актрисасы, совет экраны йолдызы Вера Алентова вафат булган.

Ул «Москва слезам не верит», «Завтра была война», «Ширли-Мырли» һәм башка күп фильмнар аша яхшы таныш.

Актер Анатолий Лобоцкий белән бәхилләшү чарасына килгән актрисаның хәле начарлана. Аны ашыгыч ярдәм белән дәваханәгә алып киткәннәр, ләкин коткара алмаганнар.

 «Ул 60 ел Пушкин театрында эшләде. Бик авыр кайгы. Саубуллашу көне һәм урыны турында хәбәр итербез», — дип язылган театрның рәсми сайтында.

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас