Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
19 декабрь 2025, 09:00

Шәһәр китапханәсендәге очрашу

Үзәк шәһәр китапханәсендә шагыйрә Халисә (Рәйхан) Мөхәммәдиева белән очрашу булды. Аның белән бергә Октябрьскийга кунакка Уфада оештырылган “Райхан” клубы вәкилләре дә килде. Уку залында шулай ук «Илһам» клубы әгъзалары, шәһәр халкы җыелган иде.  

Шәһәр китапханәсендәге очрашу
Шәһәр китапханәсендәге очрашу

Халисә Мөхәммәдиева кызыклы итеп, үзе турында сөйләде. Ул тележурналист һәм шагыйрә, РФ һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре. 2005 елда аның «Кышкы яңгыр» дигән китабы басылып чыга, анда хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр тупланган. Авторның шигырьләренә күп кенә көйләр язылган. Халисә Мөхәммәдиева «Рәйхан» татар телендәге телепрограмманың авторы һәм алып баручысы була.

Халисә 4нче сыйныфта укыганда ук «Икмәк турында»  беренче шигырен иҗат итә. Бала чакта ук журналистикага сәләте ачыла. Аның шигырьләре, авыл хезмәтчәннәре, мәктәп һәм гади кешеләрнең тормышы турында мәкаләләре район гәзетендә басыла. Шул ук вакытта укуы да уңышлы бара. Ул мәктәп һәм авыл китапханәсенең даими укучысы була. Халисә ханым китапханәләр белән бүгенге көндә дә бик дус.

Күптән түгел генә аның татар телендә урта һәм кече яшьтәге балалар өчен «Мин бал яратам» китабы дөнья күрде. Бу китаптагы шигырьләр кечкенә балаларга, аларның әти-әниләренә, әби-бабаларына атап язылган. Китап укучысын балачакның якты дөньясына алып керә, яхшылыкны яманлыктан аерырга, табигатькә һәм тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтә.

Чараны оештыручылар зур һәм күптөрле программа әзерләгән, аны татар телендә Роза Җиһаншина һәм Гөлшат Хәйретдинова алып барды. Милли биюләр, халык җырлары, Владислав Альбаевның гармунда виртуоз уены бәйрәм атмосферасы тудырды, күңелләрне күтәрде. Ә Роберт Низамовның полиэтилен пакетта уйнавы барысын да таң калдырды. Елена Гришкова кунаклар өчен «Тавышлар могҗизасы» дип аталган мастер-класс үткәрде, төрле халыкларның музыка инструментлары белән таныштырды. Ольга Доленко "Кәрзиннәр үрү" осталык дәресендә башкала кунакларының  иътибарын яулады.  Үзәк китапханә һәм 2нче китапханә хезмәткәрләре чәй табынына уш китәрлек сыйлар әзерләгән иде.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас