Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
15 декабрь 2025, 11:40

Илдар Абдразаков — Русиянең халык артисты

Русия Президенты Владимир Путин якташыбыз, танылган опера җырчысы Илдар Абдразаковка илебезнең музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәте һәм күпъеллык уңышлы эшчәнлеге өчен Русиянең халык артисты мактаулы исемен бирү турындагы указга кул куйган.

Исегезгә төшерәбез, Илдар Әмир улы - Севастополь дәүләт опера һәм балет театрының художество җитәкчесе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.

Дөнья күләмендә танылган якташыбызны югары исем алу белән котлыйбыз һәм яңа иҗат казанышлары телибез!

Фото: «Башинформ»

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас