Август, күпләр ялда. Җәйнең якты һәм җылы көннәре, бакчаларда өлгерүче җиләк‑җимеш, табигать күңелләрне күтәрә.
Шушы кабатланмас мизгелләрдә шәһәрдәшләребез яңа дөньяга сәяхәт итү һәм зыялы фикерләр белән очрашу максатында китапханәләргә йөри, китап укырга да вакыт таба. Ачыклануынча, китапханәләргә түләүсез рухи сәяхәт артыннан килүчеләр саны елдан‑ел арта.
Шәһәр үзәк китапханәләр системасы директоры Ләйсән Гарипова сөйләвенчә, китапханәләргә килүчеләрнең яше һәм ихтыяҗлары төрлечә.
‑ Балалар, мәктәп программасына кертелгән авторларны, классик әсәрләрне җентекләп өйрәнә. Үсмерләр классикадан тыш үзләрен кызыксындырган темаларга: техника, программалар язу буенча дәреслекләр, энциклопедияләр сорыйлар. 20‑35 яшьтәгеләр башлыча психология, мөнәсәбәтләр, шәхси үсеш, бизнес белән шөгыльләнү, балалар тәрбияләүгә кагылышлы китаплар укырга ярата, - дип бәян итте Ләйсән Финат кызы. - Урта яшьтәгеләрнең ихтыяҗы исә детектив яки җиңел романнар юнәлешендә, кайсылары классик авторларга тартыла. Татар әдәбиятын барлык китапханәләр фондына да булдырыга тырышабыз, шулдай да 35 микрорайонда урнашкан 4нче китапханәдә алар күбрәк саклана.
Ә менә олылар өчен бизнеска кагылышлы китаплар һәм заманча алдынгы әдәбият бик кызык түгел. Олыгайган саен кешеләр әкиятләргә ‑ балачакка кайтырга омтыла: «Китап укуның бу төре юкка гына түгел, бәлки матур әдәбиятны искә төшерү һәм эмоциональ туклану мөмкинлеген тәэмин итә», - ди психологлар. Оныкларга да әкият укырга яки сөйләргә кирәк, бу балаларга дөньяга булган мәхәббәтләрен үстерергә мөмкинлек бирә.
Укучыларның нинди китаплар яратуын ачыклау максатында, үзәк шәһәр китапханәсенең абонемент бүлеге хезмәткәрләре «Без нәрсә укыйбыз һәм өстен күрәбез» акциясе үткәрде.
Чарада 96 яшьлек Мидхәт Әхмәтшин беренчеләрдән булып катнашты. Ул ‑ Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, кызыклы вакыйгаларга бай тормыш кичергән. Аның беренче укыган китабы француз язучысы Жюль Вернның «Двадцать тысяч льё под водой» фәнни‑фантастик романы була. Бүген яраткан авторлар арасында Мидхәт Гаделша улы Һади Такташны, Әнгам Атнабаевны, Габдулла Тукайны атады. Ветеран билгеләп үткәнчә, китапханәгә күптән йөри, һәм һәрвакыт интернетта булмаган мәгълүмат таба. Бу юлы ул репрессияләнгән башкортлар турында «Хәтер китабы» сериясен карады, анда бабасының исемен тапты.
Китапханәнең тагын бер даими укучысы, «Яшә, җир!» эзләнү төркеме җитәкчесе ‑ Надежда Садыйкова. Надежда Хәниф кызы: «Уку ‑ минем дәрт, мәхәббәтем, мин һәр буш минутны укыйм, ‑ дип белдерде. ‑ Соңгы вакытта Анастасия Маринина, Олег Рой детективлары белән мавыга башладым. Ә Мария Метлицкая, Татьяна Алюшина, Наталья Батракованың гаилә хикәяләре йөрәккә бәлзәм кебек ята».
Наталья Фокина билгеләп үткәнчә, үзәк шәһәр китапханәсендә әдәбият бик күп һәм уку өчен һәрвакыт кызыклысы табыла. «Мин балачактан ук укырга яратам. Соңгы вакытта детективлар, маҗаралар, мәхәббәт романнары мавыктыра. Үз балаларымны да укырга өйрәттем, моңа бик шатмын».
Китапханәләр үз укучыларын күрүгә һәрвакыт шат, төрле чараларда катнашырга чакыра, тылсымлы әдәбият дигән зур дөньяга дәшә алар.