Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
8 декабрь 2025, 10:44

Семен Борденюк — Халыкара премия җиңүчесе

3нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Семен Борденюк  #МЫВМЕСТЕ-2025 Халыкара форумы лауреаты булды.  

Семен Борденюк  — Халыкара премия җиңүчесе
Семен Борденюк — Халыкара премия җиңүчесе

Семенның «Мин ярдәм итәм, һәм син булдыра аласың!» проекты 330дан артык катнашучыны берләштерде. Мәктәп укучылары-волонтерлар булышлыгы белән үсеш үзенчәлекләре булган 130га якын бала ярдәм алды һәм алар үзләрен кайгыртырга өйрәнде. Проектның волонтер-остазлары йөздән артык дәрес, җиде мастер-класс, өч кулинария марафоны үткәрделәр һәм «Ачышлар атнасы» лагерен оештырдылар.  Шулай ук алар балаларга ризык әзерләүдән башлап шәһәр буенча куркынычсыз хәрәкәт итүгә кадәр көнкүреш күнекмәләрен үзләштерергә булыштылар.

Тантанада катнашкан Русия Президенты Владимир Путин премия номинантларына рәхмәт белдерде, шулай ук махсус хәрби операция шартларында волонтерлык һәм иҗтимагый эшчәнлектә катнашу мөһимлеген билгеләп үтте.

 

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас