-3 °С
Болытлы
Октябрьский 1нче хастаханәсенең 1нче терапия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып хезмәт куючы Ирина Шакирова шәһәрдә генә түгел республика күләмендә иң яхшы һөнәрман булып танылды.
Башкаланың Медицина хезмәткәрләре үзәк җитештерү комплексы залында тантаналы шартларда үткән «Урта медицина һәм фармацевтика белеме булган иң яхшы белгеч – 2025» Бөтенрусия конкурсының «Иң яхшы өлкән шәфкать туташы» номинациясендә якташыбыз җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Фото: шәһәр хастаханәсе