‑ Балык тоту белән каядыр сигез‑тугыз ел гына мавыгам әле. Балыкчы өчен бу башлангыч этап. Әлеге эшнең тәртибенә һәм серләренә яр буенда өйрәнәсең, ‑ дип сүзен башлады Рәшит Рәис улы.
Кайсы гына малай үз гомерендә кармак тотып, су буена төшми икән? Рәшитнең дә балачагы мондый маҗаралардан башка узмаган. «Бер төркем бала инешкә аркылы сузылган чәлтәр эченә балыкны куып кертә, икенчеләр тотып калырга тырыша иде», ‑ дип елмаеп искә ала ул үсмер елларын.
Балыкчы белән танышырга дип барган көнне дә Рәшит Сираев күл буеннан кайткан иде.
‑ Күп тә түгел, буш та түгел, ‑ дип ул төрле зурлыктагы балыклар яткан коштабакка ымлады. — Бүген балык көне түгел иде шул. Тулган айга кадәр ике көн, аннан соң тагын ике көн балык чиртми.
Көнчыгыш җиле дә балыкчыларга юлдаш түгел икән. Әмма безнең якташыбыз мондый сынамышлар белән исәпләшеп тормый. «Бәлки бәхет елмаер» ‑ әлеге ышаныч аны һәрвакыт күл буена җәлеп итә. Ул кармакларын сала торган күл Ык елгасыннан ерак түгел. Соңгы тикшерүләр Октябрьский сулыкларында егерме төрле балык йөзүен күрсәткән. Шулай булгач, балыкчының гел табышсыз кайтуы һич мөмкин түгел.
‑ Җимнәрне үзем әзерлим. Балыкны күбрәк опарышка тотам. Елның теләсә кайсы вакытында балык тоту — ул үзенә күрә кызыклы һәм мавыктыргыч. Табигать. Тынычлык. Кошлар сайрый... Балык тотуда үткәргән вакыт гомер исәбенә керми. Гомумән, минем өчен нинди зурлыкта һәм күләмдә балык тоту мөһим түгел, яр буена төшеп кармак салып утыру — ул үзе бер ләззәт. Көндәлек ыгы‑зыгыдан тәнең дә, җаның да ял итә. Бер‑ике көн су буена төшми торсаң, хатыным нишләп әле син балыкка бармыйсың, дип яр буена куарга да күп сорап тормый, ‑ дип елмая шәһәрле.
Сүз уңаеннан, Сираевлар гаиләсендә эшләр тигез бүленгән ‑ балыкны гаилә башлыгы тота, хәләл җефете Зәбирә аларны чистарта. Балыкны табада кыздырып кына ашамыйлар, балык менюсын котлетлар белән дә төрләндерәләр.
Бактың исә Сираевлар тормышы гомумән төрле‑төрле мавыгулардан тора икән. Беренче карашка гына тыйнак кебек тоелган йорт хуҗасы Рәшит Равил улының кулыннан килмәгән эш юк.
Яшьрәк чагында ул бик шәп балта остасы булган. Ихатасында торган пиларамасында агач эшкәртеп, ишек‑тәрәзәләрне аз ясамаган. Бүген ул сало тозлау һәм ыслау белән мавыга. Сырлар җитештерә. Үзләре үстергән җиләк‑җимештән «катырак» эчемлекләр ясап та кунакларны сыйлый. Миңа тәкъдим иткән солы квасын да Рәшит Сираев үзе ясый булып чыкты. «Бик тә файдалы эчемлек. Эссе көнне сусауны басып кына калмый, ул артык майларны эретә, организмнан шлакларны куып чыгара», ‑ дип аңлатты йорт хуҗасы.
Сираевлар ишек алдының матурлыгын сөйләп аңлатыр өчен рәссам булырга кирәк. Төрле төсле чәчәкләр, яшелчә түтәлләре тәртип белән тезелеп киткән бакчада чүп үләнен эскәк белән дә таба алмыйсың. Монысы инде Зәбирә ханымның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ә ул сәйләннән ясаган күз явын алырлык картиналар аның никадәр сабыр кеше булуы турында сөйли.
Балык тоту — сихәт бирә
Кармак тотып су буенда утыручы кеше саф һава сулый, ял итә, стресслардан арына.
Тикшеренүчеләр балык тоту йөрәк‑кан тамырларын, иммунитетны ныгыта дип тә белдерә. Балык тотканда, йөрәк тынычлана, иркен сулыш алына, шунлыктан үпкәләр 15 процентка яхшырак вентиляцияләнә.
Балык тоту тынычландыра. Белгечләр тиз ярсып китүче кешеләргә атна саен балыкка йөрергә киңәш итә.
Балык тоту кан басымын төшерергә булыша, депрессиядән дә коткара ала.
Илмира ГАЛИЕВА