Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
18 июль 2025, 09:34

Ык буйлары бик ямьле

Безнең төркем Равил Кашапов җитәкчелегендә Сим, Инзер, Агыйдел, Зилим, Ык елгалары буйлап катамаранда сәяхәт итә иде. Ык бик матур, ярларында ромашка яланнары, җиләкле болыннар, нинди генә агачлар үсми, ләкин елга мәкерле, яр буенда тыныч, агым юк дияргә була, әмма уртада агым тизәя, эчкә алып кереп китә.

Ык буйлары бик ямьле
Ык буйлары бик ямьле

 Үз җилкәмдә тойдым бу хәлне үткән сәяхәттә. Йөзәргә дип кергән идем елгага, мине агым уртага алып кереп китте һәм су бөтерчегенә барып кергәнемне аңламый да калдым. Ык егылган агачка илтеп чыгарды, аннан, ничектер, елганың икенче ярына йөзеп чыктым.

Бу юлы без Сергей Кислянский ясаган салда барырга уйладык. Мин элек көймәдә, катамаранда йөргәнем бар иде, салда беренче тапкыр.

 Машина безне сәгать 12гә Кулбай авылына, Ык буена китереп куйды. Сергей белән бергәләп салны җыйдык та сәгать дүртләрдә юлга кузгалдык.

Бу тирәдә елга тар, агым нык көчле, боргаланып ага, ярларын зур‑зур агачлар каплаган, алар ауган, йөзүе җиңел түгел. Берәр сәгать узгач, беренче маҗара! Ярый әле азагы хәерле тәмамланды. Венера салдан егылып төшеп, агач ботаклары астында калды. Урындыгы һәм панамасы агачта эленеп тора. Ыкның ярлары нык текә, анда менүе уңайсыз, шулай да урын таптык, туктадык. Ярдан барып, икенче якка йөзеп чыгып, Сергей әйберләрне алып килде. Һаман гаҗәпләнәм, Венера секунд эчендә телефон белән күзлеген салга ыргытып өлгергән. Инде тынычланып, юлны дәвам итәбез.

Көннәр бик матур торды. Табигать гүзәллегенә сокланып, кошлар сайравын тыңлап кинәндек. Юлда гаҗәеп матур күренешкә тап булдык: ике аккош елгада йөзә. Кызганычка, фотога төшерә алмадым, Ык икегә бүленеп, алар икенче юлдан киттеләр.

 Кичке сәгать 8ләрдә, яры сөзәк урын табып, Кулбай һәм Абдулла авылы арасында бик матур урында кунарга туктадык. Берече көнне нибары 6 чакрым үттек.

 Икенче көнне ял иттек, утын җыйдык, яланны, яр буен чүптән тазарттык, су кердек, балык тоттык.

 Башкортстанда тагын бер Ык елгасы бар. Ул Әй елгасына кушыла. Озынлыгы - 102 чакрым, Белокатай районында башлана. Безнең Ык елгасы Татарстан, Ырымбур өлкәсе белән Башкортстан чигеннән 250 чакрымга сузыла, Кама елгасына сул ягыннан кушыла, киңлеге 70 метрга җитә. Озынлыгы 570 чакрымга якын. Түбән Кама сусаклагычына коя.

 Вакыт аермасы Татарстан белән Башкортстан арасында 2 сәгать, шуңа шаярып, иң озын күпер Ык елгасы аша дип әйтәләр.

 Өченче көнне сәяхәткә иртәнге 8 сәгатьтә чыктык, унике сәгатьтән соң гына ял итәргә тукталдык. Ашау да салда булды, бик җайлы ‑ ашыйбыз да юлны дәвам итәбез. 32 чакрым үттек, арыдык, кунарга урын табып, палаткалар кордык. Төне буе кошлар, чикерткә җырларын тыңлап йокладык.

 Бишенче көнне 45 чакрым үтеп, Кызыл Яр авылы янында кичен туктадык, һава торышы үзгәрә, яңгыр була, дип кисәттеләр. Безнең сөенечкә, көн дә, төн дә бик матур үтте.

 Командабыз тату, шулай да иң авыры Сергейга туры килде, ауган агачлар арасыннан салда үтү тик аның казанышы. Тагын шунысын әйтер идем, табигатьтә ризык нык тәмле, тозсыз, шикәрсез дә бер дигән! Әгәр әйтмәсәләр, тоз‑шикәрсез пешерелгән булуын сизмәс тә идем. Алар өйдә дә ризыкка тоз, шикәр салмыйлар икән.

 Алтынчы көнне без Төрекмән янындагы трактор күперенә җитеп, салны машинага төяп, тагын очрашырга язсын диеп таралаштык.

 Без елга буйлап 100 чакрым үттек. Арысак та, кичләрен учак янында җырладык, шигырьләр укыдык, кызыклы истәлекләр сөйләдек. Алты көнебез шулай үтеп тә китте.

Минзинә ӘХМӘДИШИНА, җәмәгать хәбәрчесе

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас