Сугыш вакытында хатлар туганнар арасында бердәнбер элемтә чарасы булган. Күпме гашыйк йөрәкләр хатлар аша кавышкан. Телефон‑телеграф аша озын араларны якынайтып, балалар авылда калган әти‑әнисе белән хәбәр алышкан. Посылка тулы күчтәнәчләр күпме шатлык китергән. Хәзерге заманда уңайлыклар күп булса да, почта үзенең әһәмиятен һаман да югалтмый.
Почта хезмәткәрләре көн саен корреспонденция кабул итә һәм эшкәртә, абунәчеләргә дистәләрчә гәзит‑журнал тарата, пенсия һәм пособиеләр өләшә, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итә. Почтада үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, вак эшне үтә җаваплылык, сабырлык белән башкаручы кешеләр эшли. Шундыйларның берсе, Октябрьский почта элемтәсендә озак еллар хезмәт салучы Надежда Алчинова.
Надежда Валентиновна Бакалы районының Боҗыр авылында туып үскән.
‑ Без укыган мәктәп каршында урнашкан иде почта бүлекчәсе. Тәнәфестә дә йөгереп кенә керәбез дә яңа килгән журналларны актарабыз. «Пионер», «Костер» журналларында адреслар белән алышу бар иде. Белорусия, Литва, Латвия, Украинада яшәгән яшьтәшләребез белән хат алышабыз, бәйрәмнәргә открыткалар җибәрешәбез. Почтада бик ягымлы, яхшы апа эшләде. Һәр өйдә 7‑8әр гәзит‑журнал алдыралар, ә без укырга бик ярата идек. Шуңадырмы, миңа почта эше бик ошады, - дип балачагын искә ала мөлаем ханым.
Самара шәһәрендә белем алып кайтканнан соң, ул хезмәт эшчәнлеген почтада башлый. Бүгенге көндә шәһәрнең 16нчы элемтә бүлеген җитәкли.
‑ Коллективыбыз бик тату, почтальоннар белән санаганда 15 кеше эшлибез. Без 23 мең кешегә хезмәт күрсәтәбез.
Надежда Валентиновна почта хезмәтендәге яңалыкларны һәрвакыт кызыксыну белән үзләштерә, аны эш практикасына кертә. Ул үзенең вазыйфаи бурычларын үрнәкле итеп башкара, эшенә җаваплы карый, яхшы нәтиҗәләргә ирешә, хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрә. Көн саен, кешеләр белән очрашканда, ул аларга нинди ярдәм тәкъдим итәргә икәнен белә. Аның ягымлы елмаюы кешеләрне үзенә тартып тора. Өстәвенә, Надежда Валентиновна яшь хезмәттәшләренә киңәшләр бирә, аларга почта алдында куелган бурычларны үтәүдә ярдәм итә. Надежда Алчинованың тырыш хезмәте Русия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бәяләнгән.
...Эштән соң Надежда гаиләсенә ашыга. Тормыш иптәше белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары үсеп килә.
‑ Гаиләбез белән укырга яратабыз, гәзит‑журналларны балаларга да, үзебезгә дә алдырабыз. Кызыма ‑ йолдызлар тормышы, үземә кулинария, сәламәтлек, бакчачылык турында гәзит‑журналлар яздырам. Җәйләрен яратып бакча үстерәбез: сигез сутый җирдә теләгән бөтен нәрсә - яшелчә, җиләк‑җимеш, чәчкәләр бар.
- «Туган як» гәзитенең укучыларын ничек арттырырга икән, күп еллар почтада эшләгән кеше буларак нинди киңәш бирер идегез? - дип сорамый булдыра алмадым.
- Хәзер вакытлы матбугатны укучылар саны кими шул. Безнең почтальоннар урындагы гәзитләрне шәһәрдәшләргә тәкъдим итә, татар телендә укучыларны күз уңыннан ычкындырмый, гәзиткә язылырга өндибез. Акрынлап булса да вәзгыять үзгәрер, вакытлы матбугат чараларын алдыручылар да күбәер, дип өметләнәбез, ‑ диде Надежда Валентиновна.