-3 °С
Болытлы
12 нче мәктәпнең ике укучысы: Роберт Мәҗитов һәм Радель Сәгъдиев һәм 3 нче гимназия укучысы Артём Меркулов физика буенча йөз баллы булды. Рус теле буенча БДИда 2 нче гимназиянең унберенче сыйныф укучысы Софья Чернова йөз балл алды.
Физикадан 66 укучы имтихан тапшырды. 21 укучы 81 балл җыйды.
Предмет буенча уртача балл - 73.
Рус теленнән имтиханны 378 укучы тапшырды. 81 балл һәм аннан югарыракны 72 кеше җыя алган. Предмет буенча уртача балл - 67.
Җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре дә билгеле булды. Әлеге имтиханны 127 укучы тапшырды. Аларның 11 е 81 һәм югарырак балл җыйган . Предмет буенча уртача балл - 59, дип хәбәр итә шәһәр мәгариф бүлеге.