Барлык яңалыклар
Безнекеләрне бел
16 июнь 2025, 09:25

“Урал батыр” эпосын башкаручылар конкурсында җиңгәннәр

Күмертау шәһәрендә «Урал батыр» исемле эпик шигърият яшь  башкаручыларының XXVII Төбәкара конкурсының йомгаклау этабы узды.

“Урал батыр” эпосын башкаручылар конкурсында җиңгәннәр
“Урал батыр” эпосын башкаручылар конкурсында җиңгәннәр

Чара “Урал батыр” эпосын башкаручы кобаирлар, эпик  шигърият башкаручылар мәктәбен торгызу һәм үстерү, шулай ук башкорт халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен саклау һәм тарату максатында үткәрелде. Конкурста “Урал батыр” эпосы белән 47 ялгыз башкаручы һәм Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе гомуми белем бирү оешмаларының 27 фольклор коллективы, конкурсның зона этабында җиңүчеләр катнашты.

Октябрьский шәһәреннән конкурста 3 нче гимназиядән Гыйльманова Әмирә (3 нче сыйныф), Кәримов Артур (4 нче сыйныф), Насыйбуллин Салават (4 нче сыйныф), Нуретдинов Алмаз (4 нче сыйныф) чыгыш ясады. Яшь октябрьскийлылар конкурста шәһәр данын лаеклы якладылар!

Гыйльманова Әмирә (остазлары: Насрыева Л.Р., Хәбибуллина Э.Р.) “Иң яхшы хатын-кыз образы” номинациясендә җиңүче булды һәм Башкортостан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне, остазларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас