

«Нишләп аерылыштыгыз?» — дигән сорауга әнкәсенең җавабы бер: «Шулай туры килде инде, үскәч, үзең аңларсың». Сөмбел нәни кызчык түгел ләбаса. Унбиш яше тула озакламый. Күп нәрсәне аңларлык, төшенерлек. Һаман бала‑чагага саныйлар... Хәер, дәү әнисе серне «тишеп» куя кайчак.
— Бигрәкләр дә коры, тискәре, көнчел бәндә булды атаң. Синең белән авырга калгач та, йодрыкларын төйнәп, әниеңне ишек төбендә каршы алыр иде. Кайда, кем белән йөрдең, янәсе.
Ай‑һай, шулай яман булды микәнни... Хәер, күңел дигәнең түзми шул, очрашасы килә әти тиешле кеше белән. Нинди икән ул? Кем белән яши, балалары ничәү? Адресы бар Сөмбелдә. Ара‑тирә алименты килгәли. Менә мәктәпне бетереп, институтка укырга гына керсен, һичшиксез эзләп табачак әтисен!
Вакыт дигәнең ифрат тиз узучан бит ул. Уку еллары артта калды. Буй җиткән кыз башкалага юлланды. Нияте хакында әбисенә, әнисенә ләм‑мим. Соңыннан белерләр әле. Шау‑шулы шәһәр авыл баласын колач җәеп каршыламады, билгеле. Шактый тир түгәргә, ыгы‑зыгылы тормышка җайлашырга туры килде. Институтка укырга кереп, гомуми торакка урнашкач, беравык иркен тын алды сылу.
Ял көннәренең берендә, ниһаять, әтисен эзләп китте. Кулына йомарлап тоткан адреслы кәгазь кисәге учын яндырып‑пешереп ала сыман... Каршыга очраган, күрер күзгә ягымлырак, миһербанлырак тоелган апа‑абыйлардан сорашып бара торгач, тәки тапты кирәкле йортны. Биш катлы өй икән. Дүртенче катка күтәрелде. Менә ул, 48 саны теркәлгән зәңгәр буяулы ишек.
Уф! Сөмбел туктап калды. Йөрәге дөрселдәп тибә, күз аллары караңгыланды хәтта. Хәзер генә исенә килде: әкәмәт катлаулы‑хәтәр адымга бара түгелме?! Ничек каршылар аны әтисе? Бер яшьлек чагыннан күрмәгән‑белмәгән баласын...
Үкенеп куйды Сөмбел. Әллә кире борылыргамы? Юк инде, ишек төбенә җиткәч, чигенергә ярамый, тәвәккәлләргә кирәк!
Тирән сулыш алды да төймәгә басты. Эчке якта кемнеңдер тамак кырганы ишетелде. Ишек ачылды. Урта яшьләрдәге ир таныш булмаган кызга текәлде.
— Кем кирәк? Әллә фатирларны бутадыгызмы? Белгән кешем түгел...
— Мин ни, мин... — Сөмбел... — Кыз кып‑кызыл булды, теле көрмәкләнде. — Авылдан килдем, Рузалия кызы, сезнең дә кызыгыз...
Ир икеләнде, елмайгандай итте: «Керегез, килгәч. Сөйләшербез, аңлашырбыз».
Кыз кыенсынып кына фатир эченә узды. Олы гына бүлмә, җиһазлар да байтак. Хуҗа кәнәфигә урнашты, каршыдагы йомшак диванга ымлады: «Утырыгыз». Тын калдылар. Икесе дә буталчык уйлар өермәсендә... Менә нинди икән ул әти дигән кеше. Озын буйлы, киң җилкәле. Калын кашлары астына яшеренгән коңгырт күзләре сынап‑үтәли карый. Нечкә иреннәре кысылган, дәшми. Әйе, нидер әйтүдән гаҗиз иде шул бу минутларда фатир хуҗасы Гайсә. Чыннан да аның кызымы бу матуркай? Рузалиягә охшаган кебек үзе. Ә менә борыны, чәчләре гел Гайсәнеке. Нигә дип килергә ниятләгән?
Әнисе җибәргәнме, акча‑мазар кирәкме... Хәер, шактый еллар хатынның алименттан тыш һични таптырганы булмады. Гомер бакый артык горур булды шул Рузалия. Теге чакта да сыктамады, бер бөртек күз яшен күрсәтмәде. Ничек килеп чыкты соң әле барысы да? Әллә нинди булды язмышлар.
...Матур гына гаилә корып җибәрделәр. Икесенең дә тәүге никахлары түгел, аз‑маз әчеле‑төчеле тәҗрибәләре бар. Рузалиянең беренче ире юл һәлакәтенә очрап, гүр иясе булган. Гайсәнең бичәсе үзе аерылып китте. «Көнчелегең баштан ашкан, бүтәнчә түзәр хәлем юк», ‑ дип кырт кисте. Кайчак үзе дә аңлап җитенкерәми ир заты. Ни сәбәпледер көнләшү «корты» вакыт‑вакыт эчтән «кимерергә» тотына. «Әткәй мәрхүмгә охшаганмындыр, күрәсең», — дип юана Гайсә. Усал, артык коры иде Миңнегали карт. Җәмәгате гомере буе иза чикте. Күршеләргә йомышка керергә дә өркеп торыр иде бичара. Әнкәсенең качып‑посып үксегәнен әле дә онытмый ул.
— Балакаем, өйләнгәч, кәләшеңне җәберләмә, яме, — дип еш кына үгетләр иде Камилә түтәй.
Тотмады шул газизенең үгет‑нәсихәтен, тотмады... Әнисе үлгәндә тугыз яшьләр тирәсендә булгандыр Гайсә. Болай да кырыс Миңнегали дилбегәне ифрат каты тотты. Иреккә талпынып тыпырчынган үсмер ахыр чиктә апасы янына шәһәргә шылды. Һөнәрчелек училищесына урнашты. Эшли башлагач, бер катка өс‑башын яңартты. Яшәве — гомуми торакта. Кичәләр дә еш оештырыла иде ул заманда. Гайсә күз төшмәслек егет түгел. Кылыч борын, кара бөдрә чәч, киң яурын... Җыр‑биюгә осталыгы бар, гармунда да уйный. Тәүге хәләле Дания белән дә шундый кичәләрнең берсендә таныштылар.
Ярамаслык хатын түгел иде. «Көнче күбәләк» тынгы бирмәде шул, үтә гомерсез булды никахлары...
Ярый әле хезмәте буенча икенче шәһәргә җибәрделәр Гайсәне. Йөрәк януын эш белән шунда басты. Уйламаганда‑көтмәгәндә Рузалиягә тап булды. Һай, чибәр дә иде соң хатынкай! Өстәвенә төпле акыллы, уңган, йорт җанлы. Бер‑беренә тиз ияләште ир белән хатын. «Һавадан йолдыз чүпләр чаклары» узган, рәхәтләнеп, тормыш кадерен белеп яшә генә! Сүз дә юк, баштагы мәлләрне ярыйсы тату‑имин гомер кичерделәр. Гайсә тискәре гадәтен белдермәскә тырышты, яман уйларын читкә куды. Рузалиянең зифа буй‑сынына, озын толымнарына, эчкерсез елмаюына битараф түгел иде ир‑ат халкы. Тик ханым моны әйтерсең лә сизми‑күрми, көнләшүгә бер генә дә сәбәп бирми. Хатын балага узганчы шулай булды. Ә аннан соң... Гайсәнең теге каһәр суккан «җене» янә котырырга кереште. Нәкъ менә авырлы көе хәләле кемнәр беләндер чуала сыман тоелды аңа. Йөкле килеш тә искитмәле чибәр иде шул Рузалия.
Ә менә Гайсәнең эшләре харап. Бичәсен өйдә бикләп асрар хәлгә җитте валлаһи. Ниһаять, нарасый дөньяга килде. Карап‑сөеп туймаслык кыз бала. «Суйган да каплаган әткәсе. Атасына охшаган кыз бәхетле була», — диеште туган‑тумача, дус‑иш, күрше‑күлән. Гайсә исә күкнең җиденче катында. Сабыен кулыннан төшермәде. Рузалия, ниһаять, иркен тын алды. Шикләре юкка чыкты, ахрысы. Адәмчә яши башларлар, Аллаһ боерса.
...Иртә уңмаган, кич уңмас, диләр. Гайсә тагын ычкынды. Командировкадан кайтышлый аларга Әмир атлы туганы сугылды. Хуҗалар кунакны шатланып каршылады, бары белән сыйлады. Нәни Сөмбелне дә күңеле булганчы сөйде Әмир. «Бигрәк матур бала, күз генә тимәсен. Соң, шундый чибәркәйдән ямьсез туа диме?!» — шаяртып, Рузалиягә күз кыскан булды. Ярый, монысына түзде Гайсә. Көлештеләр. Хуҗа исә ирексездән тешләрен шыгырдатты. Бәй, әллә гыйшкы төшкәнме бу Әмирнең? Шәрап башына киткәнме? Белмәссең, айныкның — уенда, исерекнең — телендә, ул‑бу юк микән? Әнә, Рузалиясе дә авызын җыялмый, кушылып хихылдаган була. Тикмәгә түгелдер...
Кунак китте. Ишек ябылуга, өйдә авыр тынлык урнашты. Хуҗабикә табын җыештырырга кереште. Ир телевизор кабызды. Зәңгәр экранда ни барганын да ныклап аңламый, эчендә «утлар» кайный. Хатыны, эшен төгәлләп, Гайсәгә елышты, иркәләнеп башын иренең җилкәсенә салды.
— Һе, ислемайлар сөртенгәнсең түгелме? Кемгә ошарга тырыштың инде, Әмиргәме?
— Бәй, синең туганың бит. Ярарга тырыштым инде.
Рузалия күңелсез юнәлеш ала башлаган сөйләшүне бераз шаян дулкыннарга көйләргә омтылды. Ләкин ярсыган Гайсәне туктатырлык түгел иде инде.
— Кәнтәйләнмә! Икегезнең дә күзләр майланган, авыз ерылган... Күрмәде дисеңме әллә?!
Шакшы сүзләр шаукымыннан тәмам бөрешеп, бәләкәйләнеп калган хатынны бишектәге сабыеның ачыргаланып елап җибәрүе аңына китерде.
— Тукта, җитте, баланы куркытасың бит!
— Курыксын! Минеке дә түгелдер әле ул мужыт...
Нахакка рәнҗетелгән яшь ана ничектер үзен тыяр әмәл тапты. Нарасые хакына тешен кысып түзде, һични дәшмәде. Эчкән баштан кеше ни сөйләмәс, айныгач, үзенә дә оят булыр әле...
Шушы кичтән соң яшәүләренең рәте‑чираты китте. Рузалия эшкә чыкты, сабыен үзе белән бергә йөрткән чаклары да аз булмады. Гайсә ай‑кояш сыман гел алышына торды. Бер карасаң, йөзе нур чәчә, бичәсен‑кызын яратып‑сөеп туялмый. Икенче вакыт чыраен караңгы болыт каплый. Атналар буе авызыннан юньле‑башлы сүз чыкмый. Гел Миңнегали карт инде. Олыгайган саен адәми затның тискәре‑яман гадәтләре кабарып чыгучан, диләр, хактыр....
Күпме шул рәвешле җан асрарлар иде, билгесез. Көннәрнең берсендә авылдан Рузалиянең сеңелесе Алия килеп төште. Күптән күрешкәннәре юк иде. Апалы‑сеңелле күңелләре бушанганчы серләштеләр. Гайсә чыраен ачмады. Телевизор каршында каккан казыктай утыруын белде.
— Апа җаным, әллә мин килгәнне өнәмәде инде җизнәй. Авырмыйдыр бит?
— Юк, туганым. Соңгы вакытта гел шундый ул. Көнләшеп җанымны кыя.
— Кит, синең кебек фәрештә хатын да ярамагач...
— Нәрсә, тагын минем турыда чәйнәшәсезме? Ха. Апаң жәл инде, ә? — Кухня ишеге төбендә көтмәгәндә шактый кызып алган хуҗа пәйда булды. — Өстерәлчек тутаң кызганычмы? Алып кит алайса үзең белән!
Диван артына яшереп куйган «яртысын» авыз итеп өлгергән бәндә шашканнан шашты. Рузалия ирен тынычландырырга азапланды. Тик кайда инде ул! Алия алдында ояты‑гарьлеге ни тора! Сеңелесе исә югалып калучылардан түгел, тиз арада дилбегәне кулына алды. «Җитте, кабәхәт! Апа, елама, җыен. Баланы хәстәрлә. Киттек».
Шул китүдән кайтмады Рузалия. Бар булмышын бердәнбер кызчыгына багышлады. Хезмәтендә һәрчак алдынгылар рәтендә йөрде. Гаилә корырга тәкъдим ясаучылар да табылды, әлбәттә. Юк, берсен дә үз итмәде горур хатын. «Кызым, чык кияүгә, уздырма чәчкә кебек гомереңне заяга. Балаң белән ялгыз каласың бит», — дип инәлгән анасын да тыңламады. Башкача язмышын сынарга теләмәде.
Гайсә дә килмәде түгел, тупсаны суытмады. Аеруча тәүге мәлләрдә. «Кичер, матурым, гафу ит. Кайтыгыз өйгә. Кызымны нык сагынам. Гаиләне таркатмыйк. Килешик», — дип антлар эчте. Кайчак анасының да күңеле йомшарып китә хәтта. «Балам, әллә күнәсеңме? Кушыласызмы әллә кияү белән дим...»
Рузалиянең күз алдына котырынган ирнең төссез карашы, ямьсез чалшайган иреннәре килеп баса. Колагында һаман шул бер сүз яңгырый: «Өстерәлчек!» Юк, Гайсәнең тупсасын башка атлап кермәячәк ул!
Аерылыштылар. Ир язылышмый гына бичәләр алыштырды. Онытканда бер алиментын җибәргәләде. «Түзмәс, кайтыр әле бер җелегенә үткәч, алдыма тезләнер», — дип Рузалиясен көтте. Кайтмады, тез чүкмәде горур хатын.
... Һәм менә Сөмбел әтисе каршында утыра.
— Әниең ни хәлдә, кызым? Иргә чыкмадымы, кем белән тора?
Кисәк бирелгән сораудан кыз сискәнеп китте, маңгаена төшкән чәч тәлгәшләрен сыйпаштырып куйды.
— Ю‑ю‑к. Чыкмады. Әбием белән яшиләр. Ә мин менә укырга кердем. Институтка. Сезне дә эзләп таптым.
— Һе, әйбәт булган анысы. — Гайсә учларын‑учка ышкыды, тамак кырды. Уңайсыз, читен иде аңа бу минутларда. — Түлке ни бит, мин сиңа акчалата ярдәмләшә алмыйм. Бөтен нәрсә кыйммәтләнде бит хәзер.
Сөмбел комачтай кызарды.
— Миңа акча кирәкми. Мин бит стипендия алачакмын. Сезне күрәсем генә килгән иде. Әнием минем монда килгәнне белми дә...
Ир тынычланды. Ярар, акча сорамавы яхшы анысы. Югыйсә, Мәдинә күзеңне ачырмас. Уф, бигрәкләр дә әче телле хатыны. Кайдан юлыкты шул нәмәстәгә. «Машиналык акчам бар», — дигәненә алданды. Фатирга теркәлүе булды, «онытты» Мәдинә машина хакында. Да‑а‑а, егетләр, тәки капты бит Гайсә абзагыз бер кобрага. Җилкәсенә менеп атланды мут‑хәйләкәр бичә, төшәргә җыенмый да! Күрмәгәнен күрсәтә, тетмәсен тетә түтәегез. Юашланды, басылды заманында күпләрне дер селкеткән ир заты. Йөрәк өянәге дә кузгалып куя вакыт‑вакыт...
Сөмбелне тизрәк чыгарып җибәрергә кирәк. Теге елан кайтканчы.
— Кызым, ни бит... Син миңа бик еш килмәсәң иде. Хатыным төпченергә тотыныр, кем бу, каян килгән, дип. Бик тә зәһәр ул минем. Ялгыш аңа тап булсаң, мин Гайсә абый дустының кызы, диярсең, яме?
— Ничек инде, мин бит сезнең балагыз! Нигә әле мин алдашырга тиеш?! — Сөмбелнең әрнешүдән күзләренә мөлдерәмә яшь тулды. Дустының кызы... Әнекәй генәм. Ни дип килде ул бирегә? Шуны ишетер өченме?
— Алдашу дип... — Ата кеше авыр гына кәнәфидән кузгалды, ялтыравык шкаф кырына килеп басты. — Син мине аңла, Сөмбел, мин йөрәк чирле. Әйдә, болай килешик. Син бүтән монда бөтенләй килеп йөрмә, яме? Я Мәдинәгә ошамас, тавыш куптарыр. Ташлап чыгып китәр. Мине карарга кеше кирәк бит киләчәктә. Чирләп китсәм, диюем.
Исәңгерәгән кыз бала әйберләрен җыйнагандай итте. Саташамы, куркыныч төш күрәме әллә? Тизрәк уянырга, онытырга иде бу куркыныч төшне... Ишек ачылды. Бүлмәдә симез гәүдәле, таза бәдәнле хатынкай пәйда булды. Еланныкыдай кечкенә чем‑кара күзләре белән Сөмбелне «борауларга» кереште. Чыннан да, кобра...
— Кем инде бу? — Ханым бөеренә таянды. — Кайсы туганыңныкы? Нәрсә сорап килгән?
Гайсә көчәнеп кенә елмайган булды.
— Кем дип... Другның кызы. Институтка укырга кергән. Минем хәлне белергә кушкан әтисе. Хәзер китә ул...
— Алай икә‑ә‑н. Базарга бардыңмы әле син, ит алдыңмы? Тагын оныттыңмы?
— Оныта буламы соң, Мәдинәм. Алдым. Хәзер аш салып җибәрәм. Другның кызын озатам да...
— Җәһәтрәк кыймылда. Кичтән абый керергә тиеш. Өстәл әзерләп өлгәшергә кирәк. Давай, бу кызыйны чыгарып җибәр дә. Бетмәс монда авыл хәерчесе. Аларга якты йөз генә күрсәт!
... Сөмбел ни рәвешле урамга чыкканын хәтерләми. Нәрсә булды соң әле бу. Ниһаять, әтисен тапты, күрде, сөйләште. Теләгәненә иреште. «Үскәч, барысын да үзең аңларсың», ‑ дигән иде әнисе. Аңлады. Гафу ит, әнкәем... Үрсәләнгән‑гаҗизләнгән кыз эскәмиягә утырды. Кинәт дәү әнисенең сүзләре хәтеренә килде. «Әтисез бала ятим түгел ул, кызым, әнисез сабый чын ятим». Әйе, әтисез ятимме, әтилеме? Җавап тапты, ахры, Сөмбел бу табышмакка...
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА