“Чәчәкләрем – тормыш ямем”
Нәкъ шулай дип ассызыклый кечкенәдән гөлләргә гашыйк шәһәрдәшебез Рәшидә Әхмәтова.
“Чәчәкләрне ярату әниемнән күчкәндер, – ди ханым. – Бик тә ярата иде ул нәфис-чагу чәчәкләрне... Балаларым, оныкларым да сокланып туялмый бакчамдагы гөлләргә. Яз җитү белән дачама ашыгам. Ютазы районы Көрәш-Бүләк авылында урнашкан ул. Инде мәрхүм тормыш иптәшем Наилнең туган төбәге, буй җиткергән йорты... Иртә яздан җәйгәчә, көзгәчә тирә-якка ямь биреп утыра чәчәкләрем. Ел фасылына карап, бер-берсен алыштыра торалар. Алар белән сөйләшәм, серләшәм, шатлык-хәсрәтләремне уртаклашам... Аңлыйлар сыман. Тере җан ияләре кебек бит инде үсемлекләр дә. Вакытында карау, тәрбияләү кирәк назлыкайларга. Бакчачылар мине яхшы аңлыйдыр, дип уйлыйм. Бар дөньяңны онытасың бит ул бакчада мәш килгәндә. Табигать яшәргә көч бирә, дәвалый, яман уйлардан арындыра. Догалар укысаң, бигрәк тә. Сөекле тормыш юлдашым Наил соңгы көненә кадәр дин юлында булды, мин дә аның үрнәгендә догаларда сихәт табам. Бакчабызда чакта гел Наил белән сөйләшкән кебекмен, янәшәмдә генә диярсең... Чәчәкләр тормышыма ямь бирә, оныкларым да матурлыкны күрергә өйрәнә. Үзе үк куаныч түгел мени бу?!”
Әлбәттә хаклы Рәшидә Имам кызы. Гүзәллекне тою, тирә-як мохитне күз карасыдай саклау кече яшьтән, өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләнә, буыннан буынга күчә килә. Тормыш дәвам итә!
Сәлия Гарифуллина