Барлык яңалыклар
Хуҗабикәгә
6 февраль , 14:55

Гөлләрегез ел әйләнәсенә чәчәк атсын дисәгез...

Гөлләрегез ел әйләнәсе өегезгә ямь биреп, чәчәк атып торсын дисәгез, аларны гади, әмма бик нәтиҗәле эремә белән ашларга кирәк. Аның ярдәмендә, хәтта, менә-менә бетәм, дигәне дә терелеп китәчәк һәм берникадәр вакыттан соң кабат чәчәк ата башлар.

Гөлләрегез ел әйләнәсенә чәчәк атсын дисәгез...
Гөлләрегез ел әйләнәсенә чәчәк атсын дисәгез...


Тукландыру өчен даруханәдән фолий кислотасы (В9 витамины) һәм глицин алырга кирәк булачак. Бәлки әле үз «аптечка»гызда да бардыр.

  В9 витамины яфракларда хлорофилл тупланышын арттыра, ә глицин туфрактагы микроэлементларны үсемлек өчен җиңел үзләштерелә торган сыйфат бирә. Глицин керткәннән соң барлык ашлаулар гөл тарафыннан күпкә яхшырак үзләштерелә һәм күбрәк файда китерәчәк.

  В9 витамины һәм глицин төймәләрен порошок итеп изәргә, 1 л суда эретергә. Шуны тамыр төбенә дә сибәргә һәм яфракларын да коендырырга. Моны, гөл «терелгәнче», ун көнгә бер тапкыр кабатлау җитә.

Гөлләрегез ел әйләнәсенә чәчәк атсын дисәгез...
Гөлләрегез ел әйләнәсенә чәчәк атсын дисәгез...
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас