«Җилкән» салаты өчен: ысланган тавык ите, корейча кишер, кукуруз, йомырка, чипсы, майонез. Бу катлы салатка ингредиентларны язылган тәртиптә салырга һәм һәр кат саен майонез сыларга. Ә чипсыны вакларга һәм табынга чыгарыр алдыннан гына салырга кирәк.
«Ананаслы салат» өчен: тавык түше ите, йомырка, каты сыр, консервланган ананас, әстерхан чикләвеге, майонез. Тавык итен пешергәч саламлап турарга яки алдан турап, тәмләткечләр кушып, табада кыздырып алырга. Ингредиентларны язылган тәртиптә салырга һәм һәр катына майонезны челтәрләп сөртергә, иң өске катта чикләвек булачак.
«Патшабикә» салаты өчен: пешкән тавык ите, майда кыздырылган суган, корейча кишер, төшсез караҗимеш, әстерхан чикләвеге, майонез. Итне, кара җимешне һәм чикләвекне турарга. Аннары барлык ингредиентларны шул тәртиптә салып, катлап өяргә.
«Каенкай» салаты өчен: шампиньон гөмбәсе (маринадланганы да ярый), суган, ысланган тавык түше, караҗимеш, йомырка, яңа өзелгән кыяр, каты сыр, майонез. Шампиньонны һәм суганны ваграк итеп турарга һәм үсемлек маенда кыздырырга. Тавык түшен, караҗимешне һәм кыярны саламлап турарга, сырны угычтан уарга.
«Тиффани» салаты өчен: ысланган тавык түше, әстерхан чикләвеге, каты сыр, виноград. Тавык итен шакмаклап, чикләвекне ваграк итеп турарга, сырны эре угычтан уарга, виноградны урталай кисәргә һәм төшләрен алырга, салатның иң өстенә тезәргә.
Ашларыгыз тәмле булсын!