Барлык яңалыклар
Хуҗабикәгә
6 октябрь 2025, 09:16

Киңәш сандыгы

Баланда мең чирдән дәва бар. Бакчаларда балан өлгерде. Элек‑электән әби‑бабаларыбыз аны ризык итеп тә, халык медицинасында да кулланган.

Киңәш сандыгы
Киңәш сандыгы

Файдасы турында
  Салкын тисә, балан чәе эчәргә була. Аның сос­тавында аскорбин кислотасы һәм бик көчле антиоксидантлар бар.
  Тизрәк тернәкләнер өчен дә балан ярдәм итә. Баландагы С витаминының күләме алмага, тозлаган кәбестәгә, хәтта цитруслыларга караганда да күбрәк.
  Баланда тагын каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары һәм кеше организмы өчен кирәкле тагын бихисап файдалы матдәләр бар.
  Кан ясалышы һәм яңарышы өчен бик мөһим булган тимер дә мул әле анда.
  Баланның микробларга каршы торучан, җәрәхәтләрне тиз төзәтүчән, бәвел һәм үт кудыргыч, организмны ныгыту үзлегенә ия икәнлеген фән дәлилли. Шуңа да табиблар ангина, тонзиллит белән чирләгәндә, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми йөдәткәндә балан чәе эчәргә киңәш бирә.
Әзерләү ысуллары
  Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. Бер аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1‑2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә ике тапкыр ярты стакан эчәргә.
  Балан төнәтмәсе ашказаны согы әчелеге түбән булганда гастриттан файдалы. 1‑2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көн дәвамында эчәргә.
  Баллы балан төнәтмәсе. Салкын тиеп баш авырт­канда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе тәкъдим итәләр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. бер стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8-10 минут кайнатырга. Сөзеп, өч аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3‑4 мәртәбә ярты стакан эчәргә кирәк.
Һәр файдалы әйбернең дә кемгәдер зарары булырга мөмкин. Баланны да эч кату белән интегүче, каны бик тиз оешучы, кан басымы түбән булган һәм йөкле хатыннарга күп кулланырга ярамый.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас