Маринадланган кыяр рецепты
3 л банка төбенә 1 укроп башы, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер (гвоздика) салабыз, кыярларны тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып 10‑15 минут тотабыз да түгәбез. Тозлык: 4 аш кашыгы өймичә шикәр, 2,5 аш кашыгы өймичә тоз салып, кайнатып янәдән кыярлар өстенә коябыз, аннары 4 тырнак сарымсак, 80 гр. аш серкәсе салып, ябып куябыз.
Кайсыбер хуҗабикәләр банкага карлыган һәм чия яфрагы өсти, лимон кислотасы да сала.
Салкын суда помидор тозлау
1 кг помидор, 30 г укроп, 2 чия, 2 карлыган, 3 лавр яфрагы, 1,5 литр су, 1 аш кашыгы тулыр‑тулмас коры гәрчич, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 6‑7 түгәрәк кара борыч, 1,5 аш кашыгы тоз.
Артык өлгермәгән помидорларны коры банкага тутырабыз. Аралаштырып, яфрак салабыз.
Помидорның өстен тишеп, сарымсак куярга да мөмкин. Суга тоз, шикәр комы, борыч салып, кайнатып чыгарабыз, аннары гәрчичне салып эретәбез. Су суынып беткәч кенә банкадагы помидор өстенә коябыз. Капрон капкач белән каплыйбыз һәм 1 көн салкынча урында тотабыз. Аннары суыткычка яки базга куярга кирәк.