Барлык яңалыклар
Хуҗабикәгә
20 июль 2025, 07:35

Кура җиләге яфракларыннан чәй

Хуш исле һәм файдалы эчемлек ‑ гадәти чәйгә алмаш. Җиңел әзерләнә, сәламәтләндерә, ә тәме белән сөендерә.

Кура җиләге яфракларыннан чәй
Кура җиләге яфракларыннан чәй

Дөресен әйткәндә, чәйне төрле яфракларны җыеп эшләргә була: чәй үләне, груша, алмагач, кара миләш, җиләк яфрагы... Барсын да эшләгәнем юк әлегә. Шулай да, кишер, кабактан чәй ясаганым, кура җиләге яфракларын кулланып караганым булды.

Кура җиләге яфракларын яздан алып җәй ахырынача җыярга ярый. Ашалмаган, бозылмаган яфракларны сайлап, юып киптереп (шиңдереп) алабыз да капчыкка салып, 1‑2 тәүлеккә суыткычка куябыз. Туң яфракларны алып турыйбыз яки иттарткычтан чыгарырга мөмкин (берничә яфракны алып, уч арасында ышкып, бөтереп тә ясаганым бар).

Пыяла банкага яки керамик савытка тыгызлап тутырасы һәм дымлы тастымал белән авызын каплап бер тәүлеккә җылы урынга әчетергә (русча ферментацияләнергә) куябыз. Караштырып торыгыз, чүпрәк кипсә, чылатып алыгыз. Эссе көннәрдә ферментация тиз, бер тәүлек кенә дәвам итә. Ныклап хуш исләре чыга башлагач, яфракларны алып җимеш киптергечтә яхи духовкада киптерәсе генә кала. Кипкән кура җиләген дә кушсагыз тагын да файдалырак була. Ферментация узган яфракның тәме дә, төсе дә бөтенләй башка, исе үзенчәлекле.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас