Шигърият

Тукай тугын көненә багышланган бер шәлкем шигырь

Яшә, Тукай!


Тукаебыз, Тукаебыз,
Син безнең остазыбыз!
Күңелләргә илһам биргән
Кояшыбыз, аебыз!
Әкиятләрең тыңлап тәпи бастым,
Шигырьләрең укып буй җиттем.
Катлы-катлы иҗатыңа кайтып,
Гомерем көзенә җиттем.
Гомер көземдә Сиңа багам,
Такташ, Җәлилләргә таянам.
Сезнең шигырьләрне укып,
Кайгы-сагышлардан юанам.
Гомерегез ифрат кыска булган,
Ходай илһам биргән жәлләми.
Иҗатыгызда әүлиялек тә бар,
Япь-яшь булуга да карамый.
Күрә алмадың иҗат җимешеңнең
Бик кадерле мирас булуын.
Буыннардан-буыннарга күчеп,
Төрле милләт халкы данлавын.
Тукай, Тукай, әле күп буыннар
Атлар Синең белән янәшә.
Халкың яшәгәндә Син яшәрсең,
Яшә Тукай! Яшә мәңгегә!


Әминә Зиннурова


Тормыш, моң, хикәят...


Тукай мәңге безнең күңелләрдә
Шигырьләре моңлы‑аһәңле
Бөек шагыйрь минем бала чактан
Йөрәгемдә һәрчак калачак.
«Туган теле» белән үрли алга
«Милли моңнар» безне тирбәтә
Күңелемдәге иң җылы хисләр
Йөрәк түрләремдә тибрәлә.
Кырлай урманында йөрим
«Шүрәле»ләр минем хәтердә
Әкияткә күңел сусаганда
Искә төшә әле хәзер дә.
«Су анасы» белән тәэсирләнеп,
Язган чакта инша‑әкият
Әбиемнәр еш кабатлый иде:
«Тукай моңы — тормыш, хикәят».
Җырың калыр мәңге уйларымда
Моңың белән әсир итәсең.
Иҗат җимешләрең белән үрелеп
Күп гасырлар алга китәрсең.


Гөлия Ягафарова


Туган телем
Татар теле — татлы тел ул,
Үз телеңне яхшы бел!
Төрки телле дуслар белән,
Аралаша торган тел.
Ана телем татар теле,
Гасырлардан килгән гөл.
Үз телеңнең башка телдән
Аермасын яхшы бел!
Тукай язган шигырь-җырлар,
Гомерлеккә калырлык.
Тукай телле татар булу
Минем өчен горурлык!


Рәзинә САБИРОВА


Тукайлы тел


Җаным ярлы булыр иде
Тукай телле булмасам.
Тукайлы тел, Такташлы тел
Ул — минем гәүһәр ләса!
Шул тел – әнкәмнең дә теле,
Бишек җырын җырлаган.
Шул тел минем күңелемне
Гомерлеккә моңлаган.
Шул тел мине шагыйрь итте,
Шул тел мине җырлатты.
Сары сагышларга чумсам,
Шул тел мине юатты.
Шул тел белән көн күрдем мин,
Белем чәчтем, талмадым.
Шул тел белән нотык тотып
Һич хурлыкка калмадым.
Киресенчә оттым гына,
Шаулы алкышлар оттым.
Тукай телле сөйләм белән
Бәхет кошымны тоттым.
Җаным ярлы булыр иде
Тукай телен белмәсәм.
Тукай телен иҗатымның
Гимныдай күрмәсәм.

Равил Исаев

Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас