Кол Шәриф мәчете миңа бик нык тәэсир итте. Ул ерактан ук күренеп тора. Әкият сараена охшаган зәңгәр манаралы мәһабәт ак бина.
Без якынрак килгәч, мин аның никадәр зур икәнен аңладым! Диварлар нәфис бизәкләр белән бизәлгән, ә тирә‑ягы шундый чиста һәм тәртиптә. Мәчеттән соң без шәһәр буйлап йөрергә чыктык.
Бауман урамы бик ошады. Анда һәрвакыт шау‑шулы һәм күңелле. Без урам музыкантларын тыңладык, гадәти булмаган һәйкәлләрне карадык һәм ләззәтләндек. Ә анда тагын шулкадәр тәмле камыр ризыклары сатылучы кафе бар! Без чын чәкчәкне татып карадык. Ул шулкадәр татлы ки, соңыннан мин бу тәмне бик озак искә төшердем.
Без тагын Кабан күле буенда йөрдек. Анда бик матур: тыныч су, җыйнак эскәмияләр, тирә‑якта тынлык. Кичке утларның кабынуын карап утырдык. Казан минем күңелемне үзенең күркәм мохите белән яулап алды. Биредә борынгы һәм хәзерге заман, Көнчыгыш мотивлары һәм Европа ямьлелеге шаккаттырды. Нәкъ менә шунда баруыбызга мин бик шат.
Ул каникуллар бик тиз үтеп китте, ләкин хәтеремдә җылы истәлекләр калдырды.
Ралина Шәйхетдинова,
2нче гимназиянең 9в сыйныфы укучысы