Әнә, мәктәп янындагы гаражларның түбәсендә боз сөңгеләре эленеп тора. Шундый озын, юан үзләре. Кәрим тегеләрне күз ачып йомганчы сындырып алып килде дә берсен миңа тоттырды. Без, аларны сындырмаска тырышып, уйный‑уйный юлны дәвам иттек...
Тышта рәхәт. Кояш җылытмаса да, яктырта, битләребезне, борынны кытыклый, күзләрне камаштыра. Безгә күңелле. Тирә‑якта әле һаман кыш булса да, инде яз исе таралган. Хәтта урам чыпчыклары да яз килгәнен сизә: берләре томшыклары белән каурый чистарта, матурлана, икенчеләре миләш ботакларында чут‑чут килеп сайраган була. Моңа кадәр бер дә чыпчыкның шулай матур сайраганын ишеткән юк иде.
Урамнарда карлар эри башлады. Шәһәрнең бер очыннан икенче очына гөрләвекләр ага. Туган ягыбызга яз аяк басты.
Рамазан ШӘЙХЕЛИСЛАМОВ,
10нчы мәктәпнең 4г сыйныфы укучысы