+1 °С
Болытлы
Әкрен генә табигать җанлана башлады . Елгаларда бозлар кузгала. Алар бер‑берсе белән нәрсәдер турында серләшә. Агачларда яшькелт бөреләр күренә, җирдә үләннәр баш калкыта, беренче чәчәкләр, умырзаялар уяна. Хәзер инде кояш та, кыш көннәрендәге кебек күренеп кенә китми, ә күктә озаклап тора. Шуңа күрә көннәр озая, төннәр кыскара. Кошларның матур тавышлары ишетелә. Алар бит туган якларын сагынып кайтканнар, тиздән балаларын да чыгара башларлар. Без дә аларны бик көттек, сыерчык оялары әзерләп куйдык. Озак көттермәс, бөҗәкләр дә уяна башлар, дөнья тагын да гүзәлләнер. Бик күңелле матур вакыт җитә!
Илина Низамова,
2нче гимназиянең 9в сыйныфы укучысы