Редакциядә эшләүче танышым, Әниләр көненә мәкалә әзерлим дип, очрашуга үзе белән чакырды. Башта икеләнеп калсам да, кызыклы язмыш тарихы ишетергә дип иярдем.
Без барып кергәндә, Нәфисә апа өстәл җыештырып йөри иде. Исәнләшкәч, чәйгә дәште, без баш тарттык.
‑ Ярый, Сәгыйть кайткач бергә эчәрсез. Ә монда минем бөтен байлыгым ‑ өч оныгым Сәгыйть исемле улымныкы, икесе ‑ Сәлимә кызымныкы, ә бу үсмер кыз һәм малай Сәгыйть белән икебезнеке.
‑ Улыгыз да, ирегез дә Сәгыйть исемле мени? ‑ дип сорамый түзәлмәдем. ‑ Сезнең бормалы тормыш юлын ишетергә дип килгән идек...
‑ Тыңлагыз инде бик кызыксынгач, ‑ дип сүзен башлады Нәфисә апа. ‑ Мин бу авылга 8нче сыйныфка укырга килдем. Яшьтәшләрем белән тиз уртак тел табып, аралашып киттек. Миннән алдагы партада ике малай утыра. Фамилияләре дә бер, йөзләре белән дә охшаш. Башта әллә игезәкләр микән дип уйлаган идем, берсе буйчан, кием‑салымнары белән дә аерылып тора. Икесе дә яхшы билгеләргә генә укыйлар, бик тыйнак, тәртиплеләр.
Бер көнне класска укытучы апа керде дә, «Октябрь бәйрәменә концерт куябыз, кемнең нинди осталыгы бар?» ‑ дип һәммәбездән сорап чыкты. «Мин бераз җырлый беләм», ‑ дидем. Алты‑җиде балага, арада бу ике малай да бар, дәрестән соң Пионерлар йортына барырга кушты укытучы апабыз. Анда безне җырларга өйрәтә башладылар. Бәйрәм концертында яхшы чыгыш ясадык. Бергә репетицияләргә йөргәч, бик дуслашып киттек бу ике малай белән. Алар мине сеңелләре кебек күрде, кая гына барсак та гел өчәү без. Урман‑яланнарда чәчәкләр, җиләк‑җимеш җыю, су коену, кышын тимераякта‑чаңгыда йөрүләр... Барысын да тәфсилләп сөйләсәм, көн җитмәс.
Унынчы сыйныфны тәмамлагач таралыштык дисәм, дөрес үк булмас. Мин ‑ Толбазыга фельдшерлар курсына, Салават ‑ Уфага техникумга, Сәгыйть хәрби училищега укырга юлландык. Салават бик еш кайтып йөрде, Сәгыйть хатларыннан өзмәде. Ике еллап вакыт узды. Көннәрдән‑беркөнне күземә күренәләрме дип торам, икесе бергә тулай торакка килеп керделәр.
Сәгыйтьне ике ел күргәнем юк иде, сөенечемнән кочаклап ук алдым. Ял көне иде, бик озак сөйләшеп йөрдек.
Егетләр киткәч кызлар миңа ябырылды: «Кайсысы синең егетең?» ‑ диләр. Икесе дә, димен. «Юләр», ‑ дип көлүгә бордылар. Кызларның сүзе колагыма кереп калды бит, төне буе уйландым. Хаклыдыр алар, акылымнан шашканмындыр, мин аларның берсенә дә кияүгә чыгалмыйм бит! Кемнедер сайлаган очракта, туганнар арасындагы дошманлыкка сәбәпче булуым бар. Берсенә кияүгә чыгып, икенчесен уйлап йөрсәм... Икесен дә тигез күрәм ләбаса! Таңга чаклы йокы алмады. Иң яхшысы, еракка чыгып китү, дип үземчә бу мәсьәләдән котылу юлы таптым. Тик әлеге уема да тормышка ашарга насыйп булмады. Колхоздан юллама буенча укырга кергәч, шунда эшләргә кирәк диделәр. Нишлисең, кайтып эшкә тотындым. Шулай да уем ныклы: берсенә дә кияүгә чыкмыйм. Салават та, Сәгыйть тә башлы‑күзле булсын иң элек.
Салават авылга кайтып эшли башлады, кичләрен очрашабыз. Сәгыйтьтән дә хатлар килеп тора. Бер хатында «Югалтмагыз, командировкага китәм», ‑ дип язды. Озакка югалды ул. Елдан артык вакыт узды. Әтиләре эзләтеп карады һәм «хәбәрсез югалды» дигән җавап алды.
Тормыш дәвам итте. Октябрь бәйрәме чоры иде. Салават миңа тәкъдим ясады. Ни булгандыр, үзем дә сизмәстән аны кочаклап, үбеп алдым. Ул мине кысып кочаклап күтәрде дә, зырылдатып әйләндерде. Туй булды, бер‑бер артлы улыбыз һәм кызыбыз туды. Салават бик тырыш, көн‑төн колхозда эшләде. Минем үземә дә көндез генә түгел, төннәрен дә авырулар янына барырга кирәк булды. Салаватның әти‑әнисе балаларыбызны карап үстерде дисәм дә хата булмас. Исемнәрен дә алар тәкъдим итте: Сәгыйть, Сәлимә.
Салават еш кына трактор, машиналарга запас частьләр алырга башка шәһәр, өлкәләргә бара иде. Бу юлы да зур гына акчалар белән чыгып китте. Өч көнләп вакыт узгандыр, колхоз рәисе яман хәбәр белән килде. Абдуллинодан ерак түгел урман эчендә Салаватның машинасын тапканнар. Бәлки, ярдәмем кирәк булыр, дип бергә киттек. Анда күргәннәремне сөйләү түгел, искә дә төшерәсем килми... Салаватны бөтен авыл белән җирләдек...
Җәйнең эссе көнендә ашыгыч ярдәм машинасы бер авыруны алып килде. Хәрби врач чирлене самолет белән алып кайтуларын, бик авыр хәлдә булуын һәм озак дәвалауларын сөйләп биргәннән соң, аңа хәзер тынычлык һәм саф һава таләп ителүен, шуңа монда китерүләрен аңлатты. Авыруны күргәч куркып калдым. Бөтен тәне марляга уралган, марля эчендә ниндидер җепләр сузылган. Минем бурыч ‑ көненә өч тапкыр йөрәк тибешен билгеләү, кан тамырына дарулар җибәрү. Урнаштырылган аппаратлар белән янында калган солдат шөгыльләнә. Бүлмәгә бик куйдылар, теләсә кем керешле түгел.
Өч айлап вакыт узды. Укол ясап чыгарга гына җыенганда, «Нәфисә» дип дәшкән тавыш ишеткәндәй булдым. Тирә‑ягыма карыйм, бер кеше юк. Әллә өнемдә төшләнәмме дип торам. Өч көн узгандыр, тагын пышылдау тавышы ишеттем. Авыруның күзләре ачык, карасам, Сәгыйть! Кычкырып елап җибәрдем. Табиб килеп керде, сөйләгән идем, шаулама, диде. Кемне кая алып килгәнен ул алдан ук белгән, ахрысы. Сәгыйть әкренләп аякка басты. Аны зур дәрәҗәле хәрби белән район кешесе кая урнаштыруны хәл итте, колхозның яңа салынган йортын бирделәр, карарга Әсма апаны билгеләделәр. Миңа дәвалауны дәвам итәргә куштылар.
Күпмедер вакыттан соң мин балалар белән Сәгыйть янына күченеп үк килдем. Гаиләбез ишәйде, Салават улыбыз һәм Сөембикә кызыбыз туды. Алар әле мәктәптә укый. Олы улыбыз әтисе эшен дәвам итә, югары белемле кызыбыз ветеринар, үзен авыл халкы ихтирам итә, ‑ дип сүзен тәмамлады Нәфисә апа.
Инде китәргә дип торганда, Сәгыйть абый үзе кайтып керде. Таныштык. «Зур кунаклар икәнсез, ‑ дип Нәфисә апага чәй яңартырга кушты. - Рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк әле!»
Ул арада мәктәптән кайткан сабыйлар Сәгыйть абыйны төреп үк алды, әниләре, ипләп кенә, икенче бүлмәгә алып кереп китте. Форсаттан файдаланып, без Сәгыйть абыйга сораулы карашыбызны төбәдек.
‑ Сез егет кешеләр, хәрби боерыкны үтәүнең ни икәнен беләсез, ‑ диде ул тыныч кына. ‑ Озак югалып торуымны шуның белән генә аңлаталам. Төрле хәлләр узды баштан. Ә менә үлемнән Нәфисә, аның йөрәк җылысы саклап калды. Ул беренче тапкыр класска килеп кергән көнне үк бөтен дөнья яктырып, ямьләнеп киткән иде. Хәзер дә шулай... Мәхәббәт бар ул, егетләр! Ничек яраланганымны белмим, бөтен тәнемне үзәгемә кадәр нидер яндырып алганны гына хәтерлим. Аннары караңгылык...
Сәгыйть абый «Кызыл Йолдыз» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Ни өчен бирелгән? Анысы да хәрби сер булып калды.
Рим НӘФЫЙКОВ, шәһәрдәш.