Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
14 февраль , 07:21

Тудырган гына ана түгел... (Дәвамы)

Җылы ана кочагы ... Акрын гына кар явып торды ул көнне. Рәмилә бер сүзсез машина тәрәзәсеннән кар бөртекләренең бөтерелеп‑бөтерелеп очуын һәм яңадан җиргә төшүен, аннан инде кар көртләренең сизелеп биегәюен күзәтеп, уйланып барды.

Тудырган гына ана түгел... (Дәвамы)
Тудырган гына ана түгел... (Дәвамы)

Хисләр өермәсе күңелен айкады. Җил, әллә шаярып китеп, әллә ачуланып, кар өемнәрен пыр туздыра. Көне шыксыз, салкын. Машина да тиз генә баралмый, туктардай була, кайвакыт салулап та ала.

Яшь хатынның йөрәге чыгардай булып тибә, әллә куркыта, әллә дулкынландыра шунда. Боларны ул иренә сиздермәскә тырыша, чөнки кышкы көндә руль артында утырган кешене борчырга ярамый. Хәер, анысын да тыныч диялмисең, гаиләгә бала алу ‑ уен эш түгел!

...Барып җиттеләр, ниһаять. Ришатны, шул ук кызыл шакмаклы одеялга төреп, аскы катка күтәреп төшерде тәрбияче кыз. Янында ‑ директор. Одеялны сүтеп алдылар, булачак әти‑әни алып килгән матур киемнәрне сабыйга кидерделәр. Кире уйлый күрмәсеннәр дигән сыман, кабаландылар. Хәер, Рәмилә белән Рәүф үзләре дә бу җан өшеткеч җирдән тизрәк китәргә ашыкты. Тик сабый гына аларга иярергә әзер түгел иде, ахры. Күтәреп торган тәрбияченең иңнәренә чытырдатып ябышып, күз яшьләрен түкте. Шул мизгелдә бигрәк көчсез, дөньядагы бердәнбер яклаучысыннан аерылмаска тырышкан сыман иде ул. Елата‑елата машинага утыртып озаттылар. Тик ни гаҗәп, кузгалып китү белән бала Рәмиләгә сыенды һәм тынып калды.

‑  Язмышы белән күнде, ахры, ‑ дип куйды ире дә.

Авылга кайтып җиткәндә, сең­лесенең уллары чана шуып туңып беткәннәр. Күрше‑күлән дә кергән, сеңлесе белән кияүләре табын әзерләп көтеп торган.

Өстәл артына утыртып куйгач, Ришат тагын да бәләкәйләнеп, бөтенләй үк югалып калгандай булды. Үзенә төбәлгән ят күз карашларыннан качарга теләгәндәй, нәни куллары белән битен каплаган килеш озак утырды ул.

‑  Апаем, әйдә уйныйбыз, без сиңа иң матур машинабызны бирәбез, ‑ дип чакырып та карады малайлар.

Утырган җиреннән кымшанмады бәләкәч. Алдына куелган тәмлекәчләргә дә кагылмады. Әлегә ул бу йортта үзе таянырдай, артына йомылып качардай берәүне дә тапмады...

Кунаклар таралып беткәч, Рә­милә баланы алдан матур итеп җыештырып куйган аерым бүлмәгә алып керде. Үзе кебек нәни генә караватка сеңеп үк бетте нарасый. Бу мәлдә дөньяда үзен бәхетнең иң соңгы катында итеп тойган әнисе аны кочагына алды һәм икесе дә тирән, татлы йокыга чумды.

Иртән Рәмилә аш бүлмәсендә коймак пешерде. Бала сак кына атлап аның янына чыкты. Адымнары бик ышанычлы түгел иде әле аның. Аннан соң төн чыкканчы бик тә якын булып киткән зифа буйлы, чибәр бу апаның чабуына ябышты. Ә анысы, баланы күтәргән килеш, бар бүлмәләрне күрсәтеп, йорт белән таныштырып чыкты. Бу өй Ришатка чиксез зур, уңайлы булып тоелды, ахры, чөнки ул барына да тиз өйрәнде. Кыска вакыт эчендә өлкәннәргә дә, үз ишләренә дә ияләште. Күрше малайлары, туганнары белән дә тиз дуслашты.

Елап утырырга кечкенә түгел!

Күрше әбигә шәһәрдән кайтып йөргән Аяз исемле малай белән Ришат аеруча уртак тел тапты. Аның да әтисе юк икән. Үз әти‑әнисе белән яшәмәве турында Ришат та әйткән. Серләшкәннәр ике җан дус! Бу хакта Аяз әбисенә, ә анысы Рәмиләнең әнисенә сөйләгән. Бу хәлдән соң Рәмилә:

‑  Улым, сөйләшик әйдә. Сүз куе­шыйк. Мин сиңа әниең турында барын да белергә сүз бирәм. Ә син кешегә сөйләп йөрмә, ‑ диде каты итеп.

‑  Ярар, әни, ‑ диде Ришат.

Моны ул тыныч кабул итте. Елап утырырга кечкенә түгел инде, бик җитди, чын ир‑егет булачагы күренеп тора. Ләкин бигрәк һәр сүзне бәләкәй йөрәге аша уздыра торган, нечкә күңелле булып үсеп килә дә инде!

Рәмилә белән Рәүфкә баланы әнкәсе бала тудыру йортында калдырып китүе турында әйткәннәр иде. Үз районнарыннан икәнен белеп, шунда торган апасы аша үзләре турында теге хатынга белдерде Рәмилә. Апасы белән бер авылда яши. Лена исемле. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Апасы аңа баланы күрсәтергә әзер булулары хакында, телефонны да бирә алуын хәбәр иткән.

‑  Минем бу хакта ишетәсем дә килми, кирәкми, күрәлмим мин аны, ‑ дип кычкырып җибәргән Лена.

Рәмиләнең апасы төптән уйлый.

‑  Башкача мондый сүз кузгатмагыз. Ул хатын димләп кенә безнең авылга кияүгә чыкты. Бер балалары бар. Ишетелсә, гаиләне бозарбыз, ‑ дип башкача сүз кузгатмаслык итеп сеңлесенең колагына беркетеп куйды.

Ә Рәмилә исә улына барысын да түкми‑чәчми сөйләргә кирәк дип уйлады. Без капчыкта ятмый!

‑  Әни, башка без бу турыда сөйләшмик! ‑ диде 10 яшьлек малай катгый итеп.

Бала үскән саен җитдиләнә барганын гаилә әгъзалары да күреп торды. Араларында аеруча сизгер әнкәләре, Галия апа, кызы белән киявенең үз районнарына юбилейга җыенуларын белеп алды.

‑  Һичьюгы Ришатның энесенең исем‑фамилиясен я телефонын булса да табып кайтыгыз, ‑ дип әйтеп җибәрде.

Таптылар. Моннан соң аның фотоларын социаль челтәрләрдән табуы кыенлык тудырмады. Абыйлы‑энеле туганнар бер‑берсенә сурәтләрен җибәреште.

Ленаның ире яман шештән вафат булуы ишетелде.

Кан тартмаса да, җан тарта

Ришат 9 класстан соң көллият тәмамлады. Аның исеменә бизнес ачып, гаилә белән бергәләп шул эшкә чумдылар.

Рәмилә ара‑тирә Ленага шалтыратып, аның намусын уятырга тырышып карады. Ләкин кая ул! Хәтта шул вакытка киләбез, дип әйткәндә дә чакырмады. Рәмзил исемле улына Ришат белән очрашырга, хәтта телефоннан сөйләшергә дә юл куймады. Бу хакта Рәмилә улына сөйләп барды. Хәер, бу алар өендә тыелган тема түгел иде. Ә хатын улының эчтән сызганын, барыбер күрәсе‑очратасы килгәнен сизеп торды. Авылларын да беләләр ич. Бар да кер инде... Лена урынында берәү булса,  табын корып, якыннарын җыеп, гаиләләре белән Рәмиләне, Рәүфне, Ришатны да дәшеп, кунак итәр, рәхмәтен җиткерер иде. Юк шул...

Көтә‑көтә зарыгып беткән, инде егет булып үсеп җиткән Ришат, әнисен утыртып, үзен тудырган әнисенең авылына юл алды...

Тагын карлы‑буранлы кыш. Бар дөнья әкияти тынлыкка чумган мәл. Агачлар ак бүрекләрен күтәрә алмый бөгелеп төшкән.

Кешедән сорап, алар Ленаның өенә таба якынлашты. Ришат, машинаны әкренәйтеп, йорт тәрәзәләренә озак итеп карап торды. Сукмагын киң итеп кардан чистартканнар. Әйтерсең лә кунак көтәләр... Ләкин монда аны әнисе өзелеп, бәлеш пешереп көтеп тормый шул. Ул аңа, 20 ел элек кебек үк, һаман да кирәкми. Ришат, машинасын авыл читенә илтеп куйды да, чыгып, үксеп‑үксеп елады. Аннан машинасын кабызды, әнкәсен иңнәреннән кочаклап алды.

‑  Тынычландым, әни, китик моннан.

Ришат: «Әтием кем булды икән?» ‑ дигән сорауны нишләптер беркайчан да бирмәде. Моны Рәмилә белән Рәүф тә белмәде. Ләкин әнисе үз районнарыннан булгач, әтисен табуы әллә ни авырлык тудырмады. Рәмилә тапты аны. Полиция хезмәткәре икән. Шунда ук Рәмиләнең икетуган энесе эшли. Аның аша барын да ачыклады.

‑ Беләм мин аны. Тик бу турыда беркемгә сөйләмисең, апа. Ул кеше яшь чагында ике кыз белән берьюлы очрашкан. Икесе дә аңардан авырга калган. Берсенә өйләнгән, икенчесен ташлаган. Ташлаганы нәкъ синең Ришатны тапкан хатын. Уфада бала табу йортында бәбәйләгән һәм, теге егеткә үч итеп, баласын калдырган. Ә ир бу хакта бөтенләй белмәгән. Авырлы икәненнән хәбәрдар якыннарына баласын үлде дигән.

Рәмиләнең ул ирне күреп, сөйләшәсе бик килсә дә түзде. Энесенә сүз биргәч, ничек үтәмисең инде? Ләкин бераз вакыттан соң энесе йөрәк чиреннән үлеп китте, ә теге кеше күмгәндә, җитәкче буларак, сүз алды. Тик Рәмилә энесен җирләгәннән соң ул кеше белән сөйләшә алмады. Көне ул түгел иде. Әмма ирнең телефонын тапмый калмады. Шылтыратыр алдыннан коелып төште, тынычлану өчен дарулар эчте. Ни гаҗәп, барын да ипле кабул итте теге кеше.

‑  Нинди бала булып үсте соң? Тәрбияләве кыен булмадымы? Укыдымы? Кем булып эшли? Ярдәм кирәкмиме? ‑ дигән сорауларны бер‑бер артлы яудырды.

‑  Юк, юк, мин ярдәм сорап шылтыратмыйм. Улыгыз барын белдерәсем генә килде. Без җитеш тормышта яшибез, Аллага шөкер, ‑ диде Рәмилә.

‑  Сез минем 50 яшемә бүләк ясадыгыз, ‑ диде ир.

Ә кичен аның хатыны шылтыратты. Ачулангандай итсә дә, анысы да бик ипле аңлашты. «Очрашыйк, сөйләшик», ‑ диде. Ләкин Рәмилә фотолар алышырга гына ризалык бирде. Әнисе белән очрашырга бик теләсә дә, Ришат әтисе, аның гаиләсе белән танышып, аралашырга каршы төште:

‑  Мин ‑ аларны, алар мине белми. Нәрсә турында сөйләшмәк кирәк? Булмый, әни, кирәкми.

Кешелекле ир‑егет!

Ришат - әти‑әнисенең төп таянычы. Үткән җәйге муллык вакытында өйләнде. Йөргән кызы да үзе кебек төпле, акыллы.

Барлык туганнар туйга җыелды, дуслар да калмады. Ришатны яратмаган кеше юктыр. Сөекле сөяге бар аның. Үзенә тартып, чакырып тора.

Кунаклар арасында таныш булмаган бер егет күзгә чалынды. Янәшәсендә хатын‑кыз да бар. Рәмилә: «Кемнәр икән болар?» ‑ дип уйлап та өлгермәде, Ришат аларны әти‑әнисе янына алып килде. Үз әтисенең улы Рифат белән хатыны Луиза булып чыкты. Кайдан ишеткәннәрдер?! Хәер, Рифатның әтисе дөресен сөйләгәндер дә туй буласын ничектер белгәннәрдер... Замана галәмәте Интернет әллә нинди сорауларга да җавап бирергә сәләтле.

И сөенде Рәмилә! Бу бит аның күптәнге хыялы! Улы кан туганнары белән аралашсын, ялгыз булмасын! Әти‑әниләр гомерлек түгел! Ләкин Ришатның биологик әтисенең күптән түгел генә вафат булуын әйтте балалары. Инсульт. Табиблар алып кала алмаган. Шунысы үкенечле! Тик нишләмәк кирәк? Тәкъдире җитсә, яшен‑картын сайлап тормый, үзе белән ала да китә. 90 яшьлек әтисе калган ул кешенең, үзе гүргә кергән.

Туй шаулап‑гөрләп дәвам итте. Аның иң кызган мәлендә Ришат әти‑әнисе янына килеп басты да микрофонны алып баручыдан алды. «Минем язмыш бик катлаулы булды. Ләкин сез мине бар авырлыклардан саклап‑яклап янымда тордыгыз. Сез минем чын әти‑әнием! Сезгә һәйкәл куярлык. Рәхмәт барысы өчен дә!» ‑ диде ул алларына тезләнеп. Аннан җитез генә торып, ир‑егет кадерле кешеләрен кочагына алды.

 

 

Автор:
Читайте нас