Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
11 февраль , 17:03

Тудырган гына ана түгел...

Балалар йорты турындагы сорау ишетелгәннән алып, Рәмилә тынычлыгын югалтты. Кемдер дөресен кайчан да булса сөйләячәк бит. Халыкның авызына бияләй каплап куялмыйсың. Нишләргә?  

Тудырган гына ана түгел...
Тудырган гына ана түгел...

Без капчыкта ятмый

Ришат өйгә озын керфекләре яшьләренә манчылып, сөмсере коелып   кайтып керде.

‑  Әни, нәрсә ул балалар йорты? ‑ дип олы күзләрен тагын да зуррак ачып әнисенә  текәлде.

‑  Мин дә белмим шул, улым, ни дигән сүз булыр икән ул? Кем әйтте аны? ‑ дип гаҗәпкә калган кешедәй күзләрен улыннан яшерде Рәмилә.

‑  Аяз әйтте, сине әти‑әниең кечкенә чакта шуннан алып кайт­кан, диде.

Сабыен көчкә тынычландырды әнисе, аннан төшке аш белән сыйлап, бераз яшереп торган уенчык­ларын кулына тоттырды. Бу сорау бераз вакытка сабый авызыннан чыкмый торды.

Ул инде зур, мәктәпкә барды быел.

Укуны бик тә ярата. Мәктәптә мактап туялмый укытучы апасы, өйдә дә дәресләренә я әтисе, я әнисе белән тырышып, җиренә җиткереп хәзерләнә. Мал карарга бик ярата. Уйнаган җиреннән өч тәгәрмәчле сәпитенә атланып кайтып керә дә, «Әни, әни, әле мал карарга вакыт җиттеме?»- дип тинтерәтә. Кыяфәте үк зур үскән кешедәй, әллә ниләр майтарырдай булып басып тора үзе.

‑ Әйдә, улым, әйдә, син бозауны карап торырсың, алайса әнкәсенең сөтен безгә калдырмый имеп бетә, ‑ дигән була әнисе.

Я көченә карап башка эш куша, я әтисе өйдә чакта аңа иярә Ришат.   Улларының ярдәмчел, эшчән булуына сөенеп бетәлми алар.

Балалар йорты турындагы сорау ишетелгәннән алып, Рәмилә тынычлыгын югалтты. Кем дә булса дөресен кайчан да сөйләячәк бит. Халыкның авызына бияләй каплап куялмыйсың. Нишләргә? Үзенә сөйләп бирергә кала. Тик бигрәк сабый бит әле. Ничекләр итеп әйтергә бу турыда? Кечкенә йөрәге чыдармы соң аның? Үсмер чакта белүе тагын да авыррак булыр, дип хәзер тәвәккәлләргә уйлады. Икәүдән‑икәү генә кичләтеп утырганда, сабыен каршына бастырып куйды да икесе өчен дә бик авыр булган сөйләшүне башлады:

‑  Мин сине тапкан әниең түгел, улым, без сине әтиең белән өч яшеңдә Уфадан, балалар йортыннан алып кайттык, ‑ диде.

Тыныч кына торган сабый башта тораташ булып катты, аннан кычкырып көләргә тотынды. Шулай итеп стрессның бала йөрәгеннән чыкканын аңлады Рәмилә.

‑ Ә үз әнием кайда соң минем? Кем ул? - дип сорады малай, көлү өянәген бераз җиңгәннән соң.

‑  Балам, сүз бирәм: әгәр моны белү сиңа мотлак кирәк икән, мин үз әниеңне җир читеннән булса да табып бирәчәкмен. Ләкин белеп тор: без сине әтиең белән өзелеп яратабыз, сине беркемгә дә бирергә исәбебез юк. Без хәтта синсез яши дә алмаячакбыз, ‑ диде дә, сабыен кочаклап, үксеп елап җибәрде.

Алар, әни белән улы, бик озак кочаклашып утырган килеш елаш­тылар.

‑  Улым, әйдә, тынычланыйк,­ караңгы күптән төште, бер‑­бере­безгә   әкият укыйк та, йок­лыйк, ‑ дип урын җәяргә кереште.

Әтиләре еракка эшкә киткән иде ул көнне. Ана, куркып уянмасын дип, улы янына йокларга ятты.

«Мин хөкүмәт баласы…»

Ришат инде күптән йокы базарына китте, ә Рәмилә биш ел элек булган хәлләрне энәсеннән җебенә кадәр хәтеренә төшерергә тотынды.

...Район үзәгендә яшәгән 90нчы еллар. Тулай торакта яшиләр иде. Берсе ‑ тегү фабрикасында, икенчесе заводта эшли. Кием белән ризыкка кытлык чак. Ләкин беркем сыкранмый. Барын җиткерә, күршеләр, дуслар белән аралашып‑көлешеп яши. Эш урыннарында кыскартулар башлангач, үз районнарына, авылга кайтып урнашырга тәвәккәлләделәр.

«Бәрәңгесен үстерербез, ка­зын­‑үрдәген үрчетербез, ачка тил­мер­мәбез», ‑ дип уйлады ике җаннан бер җанга әйләнеп беткән ир белән хатын. Бик яратты алар бер‑берсен, «гомерлек ярлар», дип нәкъ шундыйлар турында әйтәләр дә инде. Тик күңелләре китек иде: балалары булмады... Барып күренмәгән табиблар да калмады. Анык кына сәбәбе дә юк иде, ахры. Ул мәлләрдә ЭКО да ясамыйлар иде бит әле.

Ә хатын‑кыз гомеренең шундый мәле була: тупылдатып кечкенә бала сөясе килә. Башкача түземлеге калмаган Рәмилә, уйлады‑уйлады да, Уфа балалар йорты белән элемтәгә керергә карар итте. Ире каршы килмәде.

Рәмиләнең кыз бала аласы килде. Төннәр буе нәни генә кызчыкның озын чәчен тарау, бантиклап үрү турында хыялланып чыга иде. Бу турыда телефоннан сөйләшкәндә балалар йорты директорына да белдереп куйды:

‑ Бездә бер кечкенә кызчык бар, ләкин мин аны алмаска киңәш итәр идем, авыру бала ул, ‑ диде анысы үч иткәндәй.

‑  Мин аны терелтү өчен барын да эшләрмен, бирегез генә, ‑ дип тукыды Рәмилә.

‑  Ныклап торып уйлагыз, җилкә­гезгә авыр йөк аласыз. Ә менә Ришат исемле бик матур, теремек, мөселман гаиләсендә туган өч яшьлек ир бала бар, ‑ дип серле генә әйтеп куйды директор ханым.

Барып күрергә уйладылар. Балалар йортының ишек алдына килеп кергәч тә йөрәге кысып куйды Рәмиләнең.

Өч катлы кирпечтән салынган бина, тәрәзә‑ишекләре өр‑яңа. Бер төркем бала, тәрбиячеләренә ияреп тышка чыккан, нәни куллары белән кысып‑кысып, урам якка караган тимер рәшәткәләргә ябышканнар. Алар өчен эчке яктагы дөнья гына таныш, анда гына үзләренә әни кебек якын тәрбиячеләре бар.

Балаларны биредә ашаталар, йоклаталар, ара‑тирә мультфильм күрсәтәләр. Төркемдәге сабыйларга өч яшь тирәсе. Бу йортта болай да туганнан алып, өч яшькә кадәрле балалар гына яши. Ә тимер рәшәткәнең тышкы ягына ятимнәрне алып чыкмыйлар, андагы тормыш аларга бөтенләй ят.

Алдан сөйләшенгән сабыйны өченче каттан беренче катка, шакмаклы одеялга төреп, төшерделәр дә бастырып куйдылар. Одеялга да, малайның кызыл ыштанына да кара мөһер сугылган, ул әллә каян «Мин хөкүмәт баласы!» ‑ дип кычкырып тора төсле. Рәмилә баланы шул чаклы кызганды, янына чакырып та карады. Ләкин сабый чытырдатып тәрбияче итәгенә ябышкан, ят кешеләрне оялып‑куркып кына күзәтте.

‑  Әлегә без анык кына шушы баланы алабыз дип әйтә алмыйбыз, уйларбыз, аннан хәбәр итәрбез, ‑ диде ул директорга.

Рәмилә иң якын кешеләре бул­ган ире һәм сеңлесе белән киңәшләште. Алар хуплады. Андый вакытта адәм баласы башта Ходайдан ялвара. Рәмилә дә шулай итте. Хәтта шул кичне ул бик матур төш күрде.

... Имеш, Уфа урамы буйлап бер кечкенә малай каршына килә. Тунының изүләре ачык, ә үзе анадан тума шәрә. Аягына зәңгәр матур итекләр кигән. Үзе шундый шат, Рәмиләгә кардан әвәләгән шарлар ыргыта, үзе көлә, сөенә.

Моны хатын Ходайның рәх­мәте‑ризалыгына юрады һәм бер икеләнүсез  шушы малайны алырга ризалык бирде. Документлар тутыруны тиз тоттылар. Ничектер җайлы гына килеп чыкты бар да.

(Дәвамы бар.)

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА, Туймазы районы Кандра авылы

Автор:
Читайте нас